Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
24 сентябрь 2021, 09:13

Көннәр суыта

Республикада бераз җылытканнан соң тагын салкынайта.

 Башгидрометүзәк мәгълүматы буенча, 23 сентябрьдән 26-сына кадәр республикада +8,+10 градус җылы булуы көтелә. Һава температурасы төнлә +2,+8 градус, урыны белән 0,-5 градуска кадәр суытып кырау төшүе мөмкин, көндез +11,+17 градус.

Ләкин 26 сентябрьдән 27-сенә каршы төндә салкын һава торышы килүе көтелә. Кар катыш яңгыр явуы мөмкин. Һава температурасының төнлә кинәт -1,-6, көндез +4,+9 градускача түбәнәюе көтелә. Башкортстанда уртача тәүлек температурасы +1,+6 градус булачак.

 

Чыганак: "Башинформ" МА

 

Көннәр суыта
Көннәр суыта
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: