Закир Байбурин ул еллардагы кызыклы хәлләр, көндезге бүлектә укыганда эшләп йөрүе турында сөйләде.
– Институтта балта остасы, столяр булып эшләдем, югары стипендия алып укыдым, шуңа күрә туган якка купе-вагонда кайтып йөри ала идем. Минем белән бер чорда, башка факультетта танылган бард Олег Митяев һәм «Грушин фестивале»н оештыручы Петр Старцев та укыдылар, – дип хатирә-ләре белән уртаклашты ул.
Закир Байбурин каникулга кайткан арада район спортчылары белән тыгыз элемтәдә тора, спорт һәм комсомол комитетлары бүлекләре белән хезмәттәшлек итә.
– Районда спорт чаралары оештырдык, үзебез дә ярышларга бара, сабантуйларда актив катнаша идек, – дип сөйләде ул.
Актив егетне районның комсомол комитеты хезмәткәрләре күреп ала, 1980 елда аны һәм мәрхүм спортчы Мидхәт Сөләймановны Мәскәүгә олимпиадага җибәрергә карар итәләр.
– Безнең төркем Чехословакия яшьләре белән танышты. Очрашу дулкынландыргыч, дустанә һәм җылы шартларда үтте. Делегацияләр өчен «Олимпия чакрымнары» узышы оештырылды, анда без дә катнаштык. Җиңүчеләргә чын медальләр тапшырылды. Мин дүртенче урын һәм кыйммәтле бүләк алдым. Әйтергә кирәк, чираттагы чарага барганда, Владимир Высоцкийны җирләргә алып китеп баруларын күрдек. Олимпия уеннарына кадәр Сочига берничә тапкыр умартачылык мәсьәләсе буенча да барырга туры килде. Ә Олимпиада чорында инде шәһәр танымаслык булып үзгәргән иде.
– Анда улымны да алып бардым. Билетларны Уфа туроператоры аша сатып алдык, «Олимпийский» тимер юл составы Самара шәһәреннән юлга чыкты. Олимпиадага бару, анда яшәү, экскурсияләргә, спорт чараларына йөрүгә киткән чыгымнар да билет бәясенә керде. Безнең өчен ул кыйммәткә төшмәде, – дип искә алды Сочида үткән Олимпиада турында Закир Зәки улы. – Шәһәр бик матурланган, Сочидан Красная Горкага кадәр яр буе үзгәртеп корылган, яңа йортлар төзелгән иде. Тиз йөрешле «Ласточка» поездлары хәрәкәт итә. Яр буендагы причалда биек палубалы лайнерлар тора.
Безне ике кешегә исәпләнгән каюталарга урнаштырдылар. Һәркайсында зур телевизорлар, һәр катта кафелар. Һәркайда бәйрәм мохите сизелә, сөйләп бетерә алмаслык матурлык!
Без барган тәүге олимпия уеннары – Франция һәм Германия хатын-кызлары командалары арасындагы хоккей иде. Бу бик кызыклы һәм тамашалы спорт чарасы булды. Аннары чана спортын, бобслей һәм чаңгы ярышларын карадык. Буш вакытта шәһәр буйлап йөрдек. Кафелар тәүлек әйләнәсенә эшләде. Сервис югары дәрәҗәдә булды! Волонтерлар һәр җирдә ярдәм күрсәттеләр. Буклетлар, көндәлекләр, эчемлекләр, шоколадлар тәкъдим иттеләр. Парад формадагы казаклар җәмәгать тәртибен саклап тордылар. Гомумән алганда, бар җирдә романтик кәеф хөкем сөрде. Күңелләр күтәренке булды, – дип хатирәләре белән уртаклашты Закир Байбурин.