Арслан авылында яшәүче Айрат Бәширов фермер хуҗалык оештырганчы ук шәхси хуҗалыгында сыерлар, атлар, сарыклар һәм кош-корт асраган.
2020 елда ул җитдирәк эшкә алынырга – фермерлык белән шөгыльләнә башларга карар итә. Терлекчелек буенча бизнес-план төзи һәм грант алу өчен гариза тапшыра.
– 2022 елда икенче тапкыр мөрәҗәгать иткәннән соң грант оттым һәм ике миллион сумнан артык акча алдым, – ди Айрат.
2020 елда ул терлек асрау өчен үз акчасына элекке ферма бинасын сатып ала һәм ремонтка тотына. Беренче чиратта яхшы пластик тәрәзәләр куя, бинаны тәртипкә китерә, түбәсен яба.
А. Бәширов грант акчасына симменталь токымлы 20 баш тана, трактор тагылмасы, җыйгыч пресс ала, 200 гектар җирне арендалый һәм үзеннән җиде йөз мең сум акча өстәп (бу грант алуда мәҗбүри шарт булып тора) тагын биш бозау сатып ала.
– Минем электән үк «МТЗ-82» тракторым бар иде, шулай ук манипуляторлы йөк машинам һәм печән чапкыч алдым бар, – диде фермер.
Соңрак ул маллар өчен ялан абзар төзи, 39 метр тирәнлектә су скважинасы казыта, сәгатенә 1,5 тонна куәтле ашлык ваклагыч сатып ала. Шунысы игътибарга лаек, ул терлекләр эчә торган чан астына буржуйка миче ясап куйган, хәзер алар җылы су эчә.
Әлеге вакытта ул Благовар районында да сигез үгез, 12 ат, алты сыер һәм егермеләп сарык асрый.
– Язга аларны биредәге фермага күчерергә ниятләп торам, – ди Айрат Бәширов.
Кеше ялгызы гына әлләни майтара алмый. Хуҗаның даими рәвештә эшләүче өч ярдәмчесе бар. Алар бар эшкә оста. Мал да карыйлар, ремонт эшләрен дә башкаралар. Кушнарен авыл хуҗалыгы техникумында укып йөрүче зур улы каникул вакытында һәм ял көннәрендә кайтып әтисенә булыша. Без барган көнне дә алар икәүләшеп фермага печән ташыйлар иде.
Гыйнварда сыерлар бозаулый башлаган.
– Беренче булып бозаулаган сыер игез бозау китерде. Аларның дөньяга килүе яхшы билге булыр дип ышанам, – дип елмайды хуҗа.
Айрат Бәширов пластик тәрәзәләр өчен кирәк-яраклар ташу белән дә шөгыльләнергә өлгерә.
– Әлегә хуҗалыктан әлләни файда юк, чыгымы күбрәк. Эшләп алынган акча очны очка ялгау өчен ярап куя, – ди ул.