Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
24 сентябрь 2021, 09:49

Көзен ниләр утыртырга мөмкин?

Кайбер бакча үсемлекләрен иртә көздә үк утырталар. Кышка кадәр алар үсеп кала, ә инде язын беренче уңышны да җыеп алырга була. Көзен бакчада ниләр утыртырга мөмкин икәнлеген күп кеше белми. Ә бит сентябрьдә һәм хәтта октябрь башында да көннәр шактый җылы була, һәм бу вакыт эчендә үсемлекләр тамыр җибәреп бераз ныгып кала ала.

https://o-flora.com/wp-content/uploads/2017/03/3-2-3.jpg Көзен ниләр утыртырга мөмкин?
Көзен ниләр утыртырга мөмкин?https://o-flora.com/wp-content/uploads/2017/03/3-2-3.jpg

Көздән чәчүнең үз өстенлекләре бар:

  Язын бакча утыртыр өчен азрак вакыт таләп ителә;

  Язгы уңышны бер-ике атнага иртәрәк җыеп алып була.

Кимчелекләре дә бар:

  Үсентеләр шытып чыгып, һәлак булырга мөмкин;

  Яхшы тәрбияләнгән, җиңел туфраккка гына утыртырга була;

  Язын явым-төшем күп булып, су басса, чыккан үсентеләр һәлак булырга мөмкин;

  Салкыннарга чыдам үсемлек төрләрен генә көздән чәчеп калдырып була.

Көздән ниләр чәчәбез һәм бу эш ничек башкарыла?

Кышка чәчеп калдыра торган үсемлекләр:

  сарымсак,

  кара суган,

  кузгалак,

  яфраклы петрушка,

  укроп,

  кишер,

  чөгендер,

  гәзнич (пастернак).

Халык сынамышлары буенча сарымсакны 14 нче октябрьгә кадәр утыртырга кирәк. 

Көзен ниләр утыртырга мөмкин?
Көзен ниләр утыртырга мөмкин?
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: