Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
19 ноябрь 2021, 09:15

Башкортстанга 19 меңгә якын "Спутник-Лайт" вакцинасы китерелде

Прививканы нинди вакцинация пунктларында ясатырга мөмкин булуын махсус телеграм-бот ярдәмендә белергә була. «Спутник Лайт» — бер компонентлы вакцина. Аны бер тапкыр гына ясатырга кирәк.

Башкортстанга 19 меңгә якын "Спутник-Лайт" вакцинасы китерелде
Башкортстанга 19 меңгә якын "Спутник-Лайт" вакцинасы китерелде

«Спутник Лайт» прививкасыннан соң QR рәсми гамәлгә кергәнен 21 көн көтәргә кирәк.

Әйткәндәй, "Lancet" халыкара медицина журналы безнең илдә җитештерелгән «Спутник Лайт» вакцинасын хәвефсез дип таныды һәм аны ревакцинация өчен файдаланырга тәкъдим итә.

Төбәкнең коронавирус белән көрәш буенча оператив штабы хәбәр итүенчә, Башкортстанга 2 330 558 доза вакцина китерелгән. Аның беренче компонентын 1 839 591 кеше ясаткан (прививка эшләтергә тиешле халыкның 74%), ә 1 549 469 кеше вакцинацияне тулысынча эшләткән (62,4%).

Башкортстанга 19 меңгә якын "Спутник-Лайт" вакцинасы китерелде
Башкортстанга 19 меңгә якын "Спутник-Лайт" вакцинасы китерелде
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: