Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
22 сентябрь 2021, 11:26

Балалар дистанцион укуга күчә

Башкортстанда 5, 6, 7, 8 һәм 10 сыйныф укучыларын дистанцион укуга күчерәләр.

Балалар дистанцион укуга күчә
Балалар дистанцион укуга күчә

Коронавирус буенча эпидемиологик хәлне исәпкә алып, тиздән укучыларны өйдә укуга күчерә башлыйлар, дип хәбәр итә «Башинформ». Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, дистанцион форматта уку 2021 елның 1 ноябренә кадәр гамәлдә булачак.

Республикада шулай ук план буенча барган диспансеризация һәм медицина тикшерүе дә вакытлыча туктатылды.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайты хәбәр итүенчә, республикада берничә атна дәвамында СOVID-19 белән авыру дәрәҗәсе югары – тәүлегенә 300дән артык очрак теркәлә.

 

Чыганак: "Башинформ" МА

Балалар дистанцион укуга күчә
Балалар дистанцион укуга күчә
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: