Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
13 июль 2021, 10:35

Медицина инспекторлары эше тергезелә

Радий Хәбиров тиздән республикада коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту ихтималлыгын әйтте.

Медицина инспекторлары эше тергезелә
Медицина инспекторлары эше тергезелә
Медицина инспекторлары эше тергезелә
Медицина инспекторлары эше тергезелә

 Шуңа бәйле 1 сентябрь алдыннан мәгариф учреждениеләрендә янә медицина инспекторлары эшли башлаячак.

«Чирнең бу штаммы катлаулы. Аның белән балалар да авырый. Сәламәтлек саклау министрлыгына Башкорт дәүләт медицина университеты белән берлектә дүртенче һәм бишенче курс студентларын җәлеп итәргә кушам, аеруча районнарда», — диде ул.

Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, киләсе атнада коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб чикләүләр кертүгә бәйле карар кабул итәргә җыена.

Чыганак: "Башинформ" МА

Фото: emdigital.ru

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: