Бу турыдагы указ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылды.
Төбәк җитәкчесе Р. Хәбиров «Башкортстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» бүләкләнә, диелә документта.
Александр Невский ордены белән дәүләт төзелеше эшендә Ватан алдындагы аерым шәхси казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәт, илнең халыкара абруен, оборона сәләтен ныгытуда, икътисад, фән, мәгариф, мәдәният, сәнгать, сәламәтлек саклау тармаклары үсешенә керткән өлеш һәм башка казанышлар өчен дәүләт хезмәте вазифаларын биләүче Рәсәй гражданнары бүләкләнә.
Фото: https://images.crafta.ua/collecting-items/2e6210bccbc2fec6e7bf3b6d802e3672