

Җирле халык өчен бу чара чын бәйрәмгә әверелде: җанатарлар һәр чакрымны дулкынлану белән күзәттеләр, ә трасса буендагы мохит чын мәгънәсендә җанлы булды.
Турнирның финалында үткән узыш тамашачыларга да, спортчыларга да онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. Чишмә районы юлларындагы калкулыклы рельеф, үзгәрүчән җил узышны җитди сынауга әйләндерде, даими тизлекне югалтмау һәм уяулык таләп ителде.
120 чакрымлы дистанциядә ярышның төп герое, Санкт-Петербург спортчысы Анастасия Самсонова, искиткеч нәтиҗә күрсәтеп «алтын дубль» ясады.
– Дөресен әйткәндә, бу нәтиҗә минем өчен көтелмәгән шатлык булды. Трасса җиңелләрдән түгел иде: ул чиктән тыш игътибар таләп итте, ләкин йөкләнешне җиңеп чыгуыма бик канәгатьмен, – дип кичерешләре белән уртаклашты чемпионка.
Пьедесталның икенче баскычына Самара өлкәсеннән Марина Комина, өченчесенә Санкт-Петербургтан Кристина Новикова күтәрелде.
Бер шәһәрдән булган спортчыларның, төрле клубларны тәкъдим итсәләр дә, чын команда булып эш итүләре аеруча игътибарга лаек.
– Мондагы трасса чит илләрдәгедән бер дә калышмый, – дип үз фикерен белдерде Кристина Новикова журналистлар белән әңгәмәдә.
Ир-атлар узышы да кызыклы булды. 160 чакрымлы дистанциядә спортчылар бар көчләрен салып ярыштылар, чөнки һәр метр хәлиткеч булырга мөмкин иде. Киеренке көрәштә Мәскәүдән Даниил Мальцев җиңеп чыкты. Көмеш медаль Төмән өлкәсеннән Максим Мишанковка, ә бронза Свердловск өлкәсеннән килгән спортчы Артур Ершовка насыйп булды.
Чишмә районы бу ярышлар белән үзенең зур спорт чараларын кабул итәргә әзер булуын, район халкының спортны бәяли белүен күрсәтте һәм спортчылар өчен чын күңелдән җан атуын тагын бер кат раслады. Трасса буендагы хис-кичерешләр дистанциядәге көрәштән бер дә ким түгел иде, финишта һәр спортчыны алкышлап, дулкынланып һәм шатланып каршы алдылар.
Спартакиада Рәсәй велоспортының югары әзерлек дәрәҗәсен, тактик осталыкны һәм җиңүгә булган ихтыярны күрсәтте, Чишмә юллары һәр катнашучы өчен сынау булды.
Рәсәй халыклары Спартакиадасы – 2028 елда Америка Кушма Штатларында узачак Олимпия уеннарына сайлап алу этабы ул.
Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча ярышлар берьюлы җиде төбәктә: Башкортстанда, Калининград, Самара, Свердловск, Омск, Чиләбе өлкәләрендә һәм Татарстан Республикасында уза.
Рәсәйнең спорт министры, Олимпия комитеты рәисе Михаил Дегтярев сүзләренә караганда, Спартакиада нәтиҗәләре булачак олимпиячеләрнең әзерлегенә турыдан-туры йогынты ясаячак.
– Яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр үз федерацияләрендә тәэмин ителешкә эләгәчәк һәм Олимпиадага әзерләнә башлаячак. Без кемгә һәм күпме акча җитмәвен карарбыз һәм финанслауны Рәсәйнең спорт фонды аша җибәрербез, – диде ул.