Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
15 июль 2022, 10:55

Җиңел торт

Бу торт бик җиңел, гади, кесәгә суга торган торт түгел.

Җиңел торт
Җиңел торт

Биш йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Агын миксер белән күпертә башлыйбыз, чеметеп кенә тоз, аннан ярты стакан песок салып, күпертеп бетерәбез. Хәзер теге 5 йомырка сарысын аерым күпертәбез, шуңа ярты стаканнан әзрәк песок кушабыз, күпертәбез. Хәзер инде ике массаны бергә кушып болгатабыз. Миксерны сүндерәбез, 3–4 аш калагы майонез кушабыз. Бер стакан ярым тирәсе иләнгән он, 1 чәй калагы разрыхлитель, ванилин салабыз. Онны ипләп кенә кертәбез массага, болгатабыз. Формага пергамент кәгазе өстенә камырны салабыз һәм духовкада 200 градус кызулыкта пешереп алабыз.

Суынгач икегә бүлеп крем ягабыз. Крем өчен ярты литр 20 процентлы шәһәр каймагына шикәр комы салып болгатабыз. Бер дигән йомшак һәм тәмле торт килеп чыга.

http://aznakaevo-rt.ru

Фото ачык чыганаклардан

Җиңел торт
Җиңел торт
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: