Чишмэ
+19 °С
Дождь

Геройлар турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә яши

Чишмә районында мөһим һәм күңелгә хуш килгән эш – «Җиңү авазлары: ветераннар безнең йөрәкләрдә» проекты тәмамланды. Республика халкы күтәреп алган бу инициатива безгә сугыш кичергән кешеләрнең хатирәләрен яздырып алырга һәм киләчәк буыннар өчен саклап калырга ярдәм итте.

Геройлар турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә яшиГеройлар турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә яши
Геройлар турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә яши

Бу эшне төп оештыручы – район китапханәсе. Мәктәп укучылары, яшь армиячеләр һәм волонтерлар белән бергә китапханәчеләр бик зур эш башкардылар. Балалар фронтовикларның туганнарыннан интервьюлар алдылар, фотосурәтләр һәм документлар җыйдылар. Заманча җиһазлар ярдәмендә унбиш сыйфатлы видеоязма төшерелде.

Хәзер бу фильмнар «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» темасына мәктәпләрдә үткән дәресләрнең бер өлеше булачак, яшь буын тарихыбызны дәреслекләр аша гына түгел, ә якташлары сөйләгәннәр буенча да ишетеп беләчәк.

Хәзерге вакытта районда исән калган бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйдәров Солтан Хәмәтгали улы – әлеге проектның аерым горурлыгы. 2025 елда аңа йөз яшь тулды! Аның татар телендә сөйләгәннәре русча субтитрлар белән язылып бара, улы Раушан да әтисе турындагы хатирәләре белән уртаклаша. Шулай ук ветеран Леонтий Гусаковның улы – Николай да үзенең истәлекләре белән уртаклаша.

Йомгаклау чарасы Балалар сәнгать мәктәбенең җылы мохитендә узды. Залда утыручылар Тимур Гайнанов белән Сафира Кәримованың тирән эчтәлекле җырларын аягүрә басып алкышладылар. Проект эшен оештыручылар архивларын һәм йөрәкләрен ачып салган барлык гаиләләргә, шулай ук техника белән ярдәм иткән белгечләргә тирән рәхмәтләрен белдерделәр.

Документаль фильм төшерү өчен сатып алынган барлык җиһазлар хәзер район китапханәсендә калачак. Теләге булган һәркемне килеп, төшерелгән видеоматериалларны карарга һәм игелекле эштә катнашырга чакырабыз, чөнки Бөек Ватан сугышында җиңү турындагы истәлекләрне саклау – ул безнең уртак эшебез.

Беренче һәм дүртенче мәктәпләрнең, гимназиянең 6Д сыйныф укучыларына, аларның сыйныф җитәкчеләре Алия Галиевага һәм Эльвира Матросовага рәхмәт белдерәбез.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Зилә Ямалетдиновага, район хакимияте белгече Надежда Идиатуллинага, видеооператор Юрий Редькога, бухгалтер Рима Фәхретдиновага, шулай ук «Родник плюс»-«Чишмә» гәзитенең баш мөхәррире Дилбәр Хәмитовага һәм «Чишмә-ТВ» директоры Наталия Аникинага мәгълүмати ярдәмнәре өчен аерым рәхмәтебезне җиткерәбез.

Видеоматериаллар туплаганда кулланылган җиһазлар район китапханәсенә тапшырылды. Барыгызны да китапханәгә килеп видеоязмалар белән танышырга, уртак проектларда һәм чараларда катнашырга чакырабыз.

 

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас