Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июнь , 22:47

Азат Бадранов җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Пермь краеның Барда авылында XIV Бөтенрәсәй авыл Сабантуенда булды

Әлеге чарага илнең 50 төбәгеннән якынча 70 мең кеше җыелды

Азат Бадранов җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Пермь краеның Барда авылында XIV Бөтенрәсәй авыл Сабантуенда булды
Азат Бадранов җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Пермь краеның Барда авылында XIV Бөтенрәсәй авыл Сабантуенда булды

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Азат Бадранов бәйрәмгә килгән кунакларны республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм безнең төбәкнең күпмилләтле халкы исеменнән котлады. Ул билгеләп үтүенчә, Башкортстанны Пермь крае белән административ чикләр генә түгел, яхшы күршелек тарихы да бәйли. 
«Пермь крае - меңләгән башкортлар өчен туган йорт. Биредә 160тан артык милләт вәкиле тынычлыкта һәм татулыкта яши. Моның өчен Пермь крае губернаторы Дмитрий Николаевич Махонинга зур рәхмәт белдерәм», – диде Азат Шамил улы. 
Тантана башланганчы, Башкортстан делегациясе башкорт халкының легендар гайнә ыруы вәкиле, Усы юлының Гайнә волосте старшинасы, Уфа провинциясе башкортларыннан Кануннар җыелмасы комиссиясенең (1767-1769) беренче депутаты Туктамыш Ишбулатов бюстына, шулай ук татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. 
«Барда районы – Туктамыш Ишбулатовның һәм мәгдән (руда) сәнәгатьчелегендә күренекле урын тоткан, Рәсәй тарихында беренче техник югары уку йортын – Санкт-Петербургта Тау училищесын ачтыру инициаторы Исмәгыйль Тасимовның туган шәһәре. Без Башкортстанны бөтен илгә данлаган якташларыбыз белән горурланабыз», – дип ассызыклады Азат Бадранов. 
Барда Сабантуена шулай ук РФ сенаторы Алексей Пушков, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов, Рәсәй авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин килде. Алар милли мәйданчыкларны – күргәзмәгә куелган Пермь кварталын, Татарстан һәм Башкортстан ихаталарын карадылар. Безнеке курай чәчәген символлаштырган җиде тирмәдән торды. Биредә гайнә ыруы башкортларының көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли аш-суы, шулай ук умартачылык продукциясе, бал, кымыз һәм сувенирлар сату күргәзмәсе, Башкортстанның төньяк-көнбатыш тарафында урнашкан «Танып» шифаханәсе коллективы әзерләгән презентация тәкъдим ителде. 
Делегацияне Нефтекама дәүләт филармониясенең «Тангаур» бию ансамбле, Дүртөйле районының «Ынйы» халык фольклор ансамбле, «Умырзая» халык башкорт фольклор ансамбле һәм Тәтешле районының «Ядкарь» халык уен кораллары ансамбле катнашлыгында биюләр һәм җырлар белән гайнә башкортлары каршы алды. 
Безнең республикадан килгән кунаклар шулай ук Гаилә елы хөрмәтенә үткәрелгән чараларда катнаштылар: 50 һәм 55 ел уртак гомер кичергән парларга «Гаилә кыйммәтләрен саклаган өчен» истәлекле билгеләр тапшырылды. Сүз уңаеннан, Сабантуйда өч пар – рус, татар һәм башкорт милләтеннән булган яшьләр борынгы йола буенча туй үткәрделәр. 
Программага ат чабышлары, билбау белән милли көрәш буенча ярышлар да керде. Спортның соңгы төрендә батырларыбыз Артур Зөлкәрнәев, Айгиз Зәйнетдинов һәм Юнир Закиров төрле авырлык категорияләрендә чемпион булдылар. Моннан тыш, Артур Зөлкәрнәев көрәштә көндәшен бер минут эчендә 25 тапкыр күтәреп калак сөягенә салу буенча дөнья рекорды куйды. 
Шул ук көнне «Татарча азу» әзерләү буенча Рәсәй рекорды куелды: Барда аш-су осталары өч мең порция – 857 килограмм милли ризык әзерләделәр. 
Киләсе елда Бөтенрәсәй авыл Сабантуе Киров өлкәсенең Вятка Аланы шәһәрендә үтәчәк. 
 
Илдар Шәрипов, Лидия Гарипова.

Рөстәм Сангов, Илдар Шәрипов фотолары

Азат Бадранов җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Пермь краеның Барда авылында XIV Бөтенрәсәй авыл Сабантуенда булды
Азат Бадранов җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Пермь краеның Барда авылында XIV Бөтенрәсәй авыл Сабантуенда булды
Читайте нас: