Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 сентябрь 2023, 15:28

Урман сагында – яшел патруль

Урман һәм урман эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан бу юллар авторы Чишмә районы урманчысы Илгиз Нургалиев белән очрашты.

Урман сагында – яшел патруль
Урман сагында – яшел патруль

– Безнең республикада урманнарны карау һәм саклау эше белән «Урманчылык идарәлеге» һәм «Уфа урман хуҗалыгы» учреждениеләре шөгыльләнә. Безнең районда урнашкан Новотроицкий һәм Чишмә участоклары да шул исәпкә керә. Аларда Рәзит Хәмитов җитәкчелегендә өч мастер: Чишмә участогында Марат Урманов, Новотроицкий участогында Айрат Әхмәдиев һәм Илфак Исламов эшли. Гомумән алганда, алар 27 мең гектар урман өчен җаваплы. Аларның вазифасына үсентеләр утырту, үстерү, яшь агачларны карау, делянкаларны тазарту, бүлеп бирү, даими патрульлек итү керә. Новотроицкий участогында Руслан Батыршин җитәкчелегендә агач эшкәртү цехы эшли, анда такта яру һәм утын кисү җайланмалары да бар.

Илгиз Гайнислам улы сүзләренә караганда, безнең урманнарда эшкә яраклы бик күп төрле агачлар бар. Һәр гражданин 25 елга бер тапкыр йорт яки каралты-кура төзү өчен 110 кубометр күләмендә агач материаллары яздырып алырга хокуклы. Бүгенге көндә аларның бәясе 40 мең сум чамасы тәшкил итә.

Моннан тыш, урман хуҗалыгы янгында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтә. Йорт-җирне янәдән тергезү, яңа өй яки каралты-кура төзү өчен урманчыга мөрәҗәгать итеп, агач материаллары бүлеп бирү өчен кирәкле документлар исемлеген алырга кирәк.

– Махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләрнең гаиләләренә дә ярдәм күрсәтәбез. Аларга утын әзерләү өчен ташламалы бәя буенча делянка бүлеп бирелергә тиеш. Алар урманда агач кискән өчен бәянең 10%ын, ягъни якынча 100 сум акча түлиләр, – дип аңлатты Илгиз Гайнислам улы.

Урманнарда корып ауган агачлар шактый күп. Авыл халкы аны утынга кисеп алып кайтырга ярыймы, дип кызыксына.

– Әйе, урманнарда корып ауган агачлар җитәрлек. Ләкин аларның барысын да алырга ярамый. Һәр ауган агачны алырга мөмкинлек би-рүче документлар бар, әгәр гражданин аны утынга алырга уйласа,  урманчылык участогына килеп корыган агачларны исәпләү кенәгәсендә теркәлергә һәм тиешле инструктаж алырга тиеш, шуннан соң гына эш башлый ала, – дип бу сорауга җавап бирде Чишмә районы буенча урманчы.  

Урман – зур байлык. Безгә аны сакларга һәм кирәгенчә генә файдаланырга, агачларны кисеп алгач һәм янганнан соң тазартып, яшь үсентеләр утыртырга кирәк.

Урман сагында – яшел патруль
Урман сагында – яшел патруль
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: