Чишмэ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2023, 13:08

Балалар күбрәк туган

Чишмә районында бәләкәчләргә Милия һәм Авина кебек сирәк исемнәр кушылган, ә иң күп кушылган исем – Әмир.

Балалар күбрәк туган
Балалар күбрәк туган

Районның ЗАГС бүлеге начальнигы Әлфирә Мохкулова хәбәр итүенчә, 2023 елның февралендә 33 бала туу турында акт теркәлгән. Узган елның бу чорында җидегә күбрәк, ягъни 26 сабый дөньяга килгән. Февраль аенда өйләнешү турында 9 (2022 елда 15), аерылышу турында 13 (21), үлем турында 45 (73), ата булуны раслау турында, 8 (6), исем үзгәртү турында 3 акт язмасы теркәлгән. Чишмә районында бәләкәчләргә Милия һәм Авина кебек сирәк исемнәр кушылган, ә иң күп кушылган исем – Әмир.

 

Фото: DETKISUPER.RU

Балалар күбрәк туган
Балалар күбрәк туган
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: