Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 февраль 2023, 12:47

Мигъраҗ кичәсе – Аллаһ бүләге

Мигъраҗ кичәсе хәзерге вакытта күп кенә мөселман илләренедә хөкүмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Чөнки Мигъраҗ – Аллаһка якынлыкның иң югары дәрәҗәседер.

Мигъраҗ кичәсе – Аллаһ бүләге
Мигъраҗ кичәсе – Аллаһ бүләге

Рәҗәб аеның 26нчы көненнән 27сенә каршы кич – Мигъраҗ кичәсе. Милади календарь буенча ул быел 17нче февральдән 18нче февральгә каршы кичкә туры килә.

Мигъраҗ кичәсе хәзерге вакытта күп кенә мөселман илләренедә хөкүмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Чөнки Мигъраҗ – Аллаһка якынлыкның иң югары дәрәҗәседер.

Мигъраҗ кичәсе нинди көн соң ул, ни өчен аны билгеләп үтәбез, ни өчен аны бәйрәм дип саныйбыз? Бу кичтә Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең күккә ашып Раббыбыз белән сөйләшкән һәм шул кичтән башлап барча мөэмин-мөселманнарга биш вакыт намаз фарыз кылынган. Пәйгамбәребез күктәге сәфәрендә җәннәт вә җәһәннәм галәмәтләрен күрүгә ирешә.

Бу кичәне ничек уздырырга кирәк?

Көндезен ураза тотып, кичен намаз уку саваплы. Мигъраҗ уразасы 100 көн ураза тотуга тиңләнә. Мигъраҗ кичәсе намазы шушы рәвешчә кылыныр: ястү намазыннан соң төннең теләсә кайсы вакытында ике рәкәгатьтә бер сәлам бирү белән 12 рәкәгать намаз кылыныр. Һәр рәкәгатьтә «Фатиха»дан соң сүрә укылыр. Белгән кешеләргә «Исра» сүрәсеннән аятьләр уку бик яхшы дип санала.

Шушы рәҗәб аеның Мигъраҗ кичен барыбызга да каршы алырга, гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешеп, Фирдәвес исемле югары җәннәтләргә ирешергә насыйп булсын.

Мигъраҗ кичәсе – Аллаһ бүләге
Мигъраҗ кичәсе – Аллаһ бүләге
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: