Чишмэ
+3 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар 2023, 12:01

Эш табуның нәтиҗәле ысулы – вакансияләр ярминкәсе

Чишмә районында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру белән Районара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге шөгыльләнә.

21 яшьлек Снежана Хатенчик (сулда) мәшгульлек үзәге аша укып, парикмахер һөнәре буенча эшкә урнашырга килгән
21 яшьлек Снежана Хатенчик (сулда) мәшгульлек үзәге аша укып, парикмахер һөнәре буенча эшкә урнашырга килгән

Эш табуның иң нәтиҗәле ысулы – вакансияләр ярминкәсе.

Ул Чишмәдә атна саен үткәрелә. Моның белән эш бирүчеләр күбрәк кызыксына дип әйтергә мөмкин. Районара мәшгульлек үзәгенең Чишмә районы буенча бүлеге җитәкчесе Гөлнара Уразмәтова билгеләп үтүенчә, эре компанияләр сезонлы эшчеләргә, төрле эш башкаручыларга, һәм шулай ук сатучыларга мохтаҗ. Вакансияләр ярминкәсе үткәрү көне билгеләнгәч, үзәккә эш белән тәэмин итүчеләр һәм эш эзләүчеләр чакырыла. Шул ук көнне  беренче сөйләшү дә үтә. Ике як та шартлар белән риза булса, кеше рәсми рәвештә даими эшкә урнаша. Мәшгульлек үзәге үткәргән вакансияләр ярминкәсе буенча үткән елда 120 кеше хезмәт урыны тапкан.

Эш бирүчеләргә ярдәм итү буенча дәүләт программасы да үзен яхшы яктан күрсәтте,  Чишмә районында ул 2022 елдан бирле гамәлдә. Программа гражданнарны эшкә урнаштырырга ярдәм итүче компанияләргә кагыла. Алар эшсезләрне штатка кабул иткәндә кайбер шартларны үтәсә, дәүләттән субсидия алырга хокуклы. Гөлнара Риф кызы фикеренчә, мондый чара хезмәткәрләргә дә, аларны эшкә алучыларга да отышлы, чөнки, беренчедән, программа кризис вакытында хезмәт базарын саклап калырга һәм эшсезлек санын киметергә ярдәм итә, икенчедән, бизнес дәүләттән өстәмә акча ала – эш бирүчеләргә 2023 елда эшкә урнаштырылган һәр граждан өчен бу программа буенча 24 мең сум түләнә.

30 яшькә кадәрге яшьләрне эшкә алган компанияләргә ярдәм итү өчен аерым дәүләт программасы бар. Эш тәҗрибәсе булмаган яшь белгечләргә эшкә урнашу авыр. Ә бу программа шартлары буенча, яшь кешене эшкә алган оешма Социаль страховка фондына чыгымнарны каплауга гариза яза (анда минималь хезмәт хакы, страховка взнослары керә). Субсидия өч транш белән киләчәк: беренче түләүне оешма хезмәткәрне эшкә кабул иткәннән соң бер ай, икенчесен 3 ай, өченчесен 6 ай үткәч алачак. 2022 елда мондый шартлар буенча 30 яшькә кадәрге 25 кеше эшкә урнаштырылган. Мәсәлән, «Архитектура һәм шәһәр төзелеше» предприятиесе әлеге программа буенча яшь белгеч тапкан.

Бүгенге көндә көнүзәк һәм популяр булган тагын бер программа – «Демография» гомумдәүләт проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты буенча гражданнарны укыту – ул 2024 елга кадәр дәвам итә.

– Документның яңалыгы – авыр хәлдә калган яки һөнәри квалификациясен күтәрергә теләгән мобилизацияләнгән гражданнарның хатыннарын яңа һөнәргә укыту. Мәсәлән, вакытлыча эшләмәүче программистлар безнең аша укый һәм тиз үзгәрә торган заманда белем дәрәҗәсен күтәрә ала. Эшсез калган кешеләрнең яңадан белем алу өчен илнең теләсә кайсы югары яки урта махсус уку йортында дистанцион рәвештә дүрт айлык курсларда уку мөмкинлеге бар.   

Мәшгульлек үзәге эштән азат ителү янаган яки тулы булмаган көн эшләгән кешеләргә дә ярдәм итә. Декрет ялындагы хатын-кызларга да һөнәри әзерлек үтү уңайлы. 1,5 яшькә  һәм 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр бала карау буенча декрет ялындагы хатын-кызлар да эшкә чыгар алдыннан берничә ай дистанцион рәвештә квалификацияләрен күтәрә алалар. Эш белән тәэмин итү үзәге бу мөмкинлекне бушлай тәкъдим итә.

Эш табуның нәтиҗәле ысулы – вакансияләр ярминкәсе
Эш табуның нәтиҗәле ысулы – вакансияләр ярминкәсе
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: