Чишмэ
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь 2022, 10:58

Онлайн режимда эш алып барыла

Районда бишенче ел инде «Инцидент менеджмент» системасы эшли. Хакимияткә әлеге программа халыкны нинди мәсьәләләр борчуын белү өчен кирәк. «Нинди хәл бу, юллар начар, ут юк, зарланырга барам әле, мин дә салым түлим бит, эшләсеннәр әйдә», – дигән сүзләрне күпләрдән ишетергә була. Ә хәзер зарлану өчен беркая да барырга кирәкми, «Инцидент» системасы барын да эшләячәк.

Онлайн режимда эш алып барыла
Онлайн режимда эш алып барыла

Аның ничек эшләве турында Чишмә районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Надежда Идиатуллина сөйләде:

– «Инцидент менеджмент» – ул илебезнең һәр төбәгендә диярлек эшләүче мониторинг системасы. Бирегә гражданнарны борчыган сорауларны үз эченә алган мөрәҗәгатьләр килә. «Инцидент» системасыннан тыш, кире элемтә платформасы (ПОС) бар, ике программада эшлибез.

Алар арасында нинди аерма бар соң? Кире элемтә платформасы «Дәүләт хезмәтләре» порталы белән эшли, җавап турыдан-туры сорау бирүчегә килә, ә «Инцидент» буенча җавапны бар халык, дистәләгән, йөзләгән кеше күрә.

Әлеге система ничек эшли? Бу компьютер программасы, ясалма интеллект, ул социаль челтәрләрдәге язуларны һәм комментарийлардагы проблемаларны яки шикаятьләрне таба һәм аларны Республика белән идарә итү үзәгенә тапшыра. Аннан мөрәҗәгатьләр муниципалитетларга җибәрелә.

Килгән сорау хакимиятнең мәгълүмат-аналитика бүлегендә тикшерелә һәм җаваплы кешеләргә, профильле хезмәтләргә җибәрелә. Алар биргән җавап социаль челтәрләрдә бастырыла.

– Җавап бирүгә бер тәүлек вакыт бирелә. Тиз арада, дүрт сәгать эчендә җавап бирергә кирәк булган мөрәҗәгатьләр дә бар, алар «фаст треклар» дип атала (бу гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә хәвеф янау буенча мөрәҗәгатьләр. Мәсәлән, өсте ачык калган кое һәм башкалар). Бер тәүлектә килгән сораулар күләме төрлечә була, бишәү, кайвакыт хәтта 35 мөрәҗәгать килгән көннәр дә бар, – дип сөйләде Надежда Борисовна.

«Инцидент» буенча җавап бирү, күпләр уйлаганча, җиңел генә түгел. Еш кына «Инцидент»ка җибәрелгән сорау буенча берничә җавап җибәрелә, кайвакыт аларның саны 12гә кадәр җитә. Мәсәлән, юл ремонтлау планлаштырылган икән, хакимият «бу эшләрне фәлән вакытта эшләү ниятләнә», дип якынча җавап бирә. Мәсьәлә хәл ителгәнчегә кадәр инцидент дәвам итә. Халык таләп иткән чара планлаштырылмаган булса, бу турыда хәбәр ителә.

2020 елда «Инцидент менеджмент» системасына җибәрелгән 406, 2021 елда – 621, 2022 елның 9 аенда 373 мәсьәлә хәл ителгән. Район юлларының сыйфатына кагылышлы мөрәҗәгатьләр күп булды. Калган сораулар җәй көне су сыйфатына, кышын кар чистартуга бәйле була, чишмәлеләрне шулай ук урамнарны яктырту, төзекләндерү мәсьәләләре дә борчый.

– Урамнарны яктыртуга килгәндә. Кайвакыт бу проблеманы хәл итү өчен авыл биләмәсе хакимиятенә шалтыратып лампочканы алыштырырга кирәклеге турында хәбәр итсәң, мәсьәлә тизрәк хәл ителер иде, – ди Надежда Идиатуллина.

«Инцидент менеджмент» системасы буенча мөрәҗәгатьне хәл итүнең бер мисалын китерик. Новотроицкий авылы халкы социаль челтәрдә җил-давыл чыкканда Шоссе урамындагы ике катлы йорт янында үсеп утырган тирәкләрнең ботагы сынып җиргә төшүе, бу вакытта йорт түбәсенә зыян килүе, кешеләр гомеренә хәвеф янавы турында язганнан соң, әлеге агачлар киселде. Авыл Советы киселгән ботакларны тиз арада алып китә алмады, шуңа күрә бу эштә Новотроицкий халкы ярдәм кулы сузды. Менә шулай мәсьәләне бергәләп хәл иттеләр.

Онлайн режимда эш алып барыла
Онлайн режимда эш алып барыла
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: