Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь 2022, 09:46

Почта маркасында – лайнер

Сентябрь аенда яңа почта маркасы чыгарылган, анда елга фонында дүрт палубалы «Мостай Кәрим» лайнеры сурәтләнгән.

Почта маркасында – лайнер
Почта маркасында – лайнер

Әлеге лайнер Рәсәйдә төзелгән тулы үлчәмле тәүге круиз теплоходы булуы белән үзенчәлекле. Ул 2019 елда билгеле якташыбызның 100 еллыгы уңаеннан суга төшерелгән иде.

120 мең данә тираж белән чыгарылган маркалар Рәсәйнең почта бүлекчәләренә җибәрелгән инде, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

«Почта маркалары безне күренекле кешеләр, архитектура яки тарихи һәйкәлләр белән таныштырудан тыш, ниндидер яңалык та ача. Бу юлы да кемдер Мостай Кәримнең безнең танылган якташыбыз гына түгел, ә аның хөрмәтенә аталган заманча теплоход булуы турында белгәндер дип уйлыйм», – дип билгеләде Федераль почта элемтәсенең Башкортстан идаралеге директоры Ленард Шәфыйков.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Башкортстанның халык шагыйренең тууына 100 ел тулу уңаеннан аның сурәте төшерелгән марка һәм конверт чыгарылган иде. Уфа аэропорты һәм Яшьләр театры, шулай ук Башкортстан, Мәскәү, Казан һәм Екатеринбург урамнары да Мостай Кәрим исемен йөртә.

 

Фото: пресс-служба УФПС РБ

Почта маркасында – лайнер
Почта маркасында – лайнер
Автор:Урал Нуриманшин
Читайте нас: