Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 сентябрь 2022, 09:53

Яңа дулкын көтелә

Әлеге вакытта Чишмә районында ковид белән 22 кеше, шул исәптән өч бала авырый.

Яңа дулкын көтелә
Яңа дулкын көтелә

Аларның барысы да амбулатор дәвалана.

Чишмә районында коронавирус белән барлыгы 9 мең, шул исәптән быел 3600дән артык кеше (шуларның 1133 бала) авырган. 16 меңгә якын кеше яки халыкның 50 проценты вакцинация һәм ревакцинация эшләткән.

Рәсәйдә сентябрьнең икенче яртысында ковид белән чирләүчеләр күбәер, дип фаразлана. 8 сентябрьдә ил буенча 50 меңгә якын авыру ачыкланган. Соңгы айда Башкортстанда да чирләүчеләр саны биш тапкырга диярлек арткан. Алда язып үткән көндә аларның саны 472 кеше тәшкил итә.

 

Фото: «Башинформ» МА

Яңа дулкын көтелә
Яңа дулкын көтелә
Автор:Урал Нуриманшин
Читайте нас: