Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 август 2022, 16:21

Чишмәдә мөселманнар җыены узачак

2022 елның 21 августында Чишмәдә галим һәм мәгърифәтче хаҗи Хөсәенбәк истәлегенә багышланган мөселманнар җыены булачак. Гадәттәгечә, дин тотучылар Хөсәенбәк кәшәнәсенә барачаклар, шулай ук җыен көнендә мәчеттә балалар өчен Коръән уку бәйгесе узачак, аның башлану вакыты 9 сәгатькә планлаштырылган.

Чишмәдә мөселманнар җыены узачак
Чишмәдә мөселманнар җыены узачак

Исегезгә төшерәбез, Хөсәенбәккә багышланган республика мөселманна-рының беренче җыены Чишмә районында 2004 елда узган иде. Шул вакыттан бирле ул ел саен дин тотучыларны әлеге күренекле дин әһелен хөрмәтләп искә алып, аның рухына дога кылу өчен җыя. Хөсәенбәкнең чыгышы белән Төрекстаннан булуы, Башкортстанда ислам динен таратуы билгеле.

Җыенны үткәрү урыны: БР, Чишмә поселогы, Парк урамы, 20, хаҗи Хөсәенбәк җәмигъ мәчете.

Җыен 11 сәгатьтә башлана.

Чишмәдә мөселманнар җыены узачак
Чишмәдә мөселманнар җыены узачак
Автор:Урал Нуриманшин
Читайте нас: