Чишмэ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июль 2022, 10:37

Икенче батальон оештырылды

14 июльдә Башкортстанда тупланган икенче батальон хәрби өйрәнүләргә озатылды.

Икенче батальон оештырылды
Икенче батальон оештырылды

Шул уңайдан «Авангард» укыту-методика үзәгендә митинг узды. Тантаналы чарага республика башлыгы Радий Хәбиров килде, ул икенче республика батальонына хәрби байрак тапшырды.

Ә 7 июльдә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның «БР диңгезчеләр җыелышы» төбәк җәмәгать оешмасы вәкилләре белән очрашуы үтте. Җәмәгать оешмасы рәисе Юлай Моратов Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашу өчен ирекле ярдәмчеләрнең икенче отряды туплануы турында сөйләде.

– Якташлык принцибы буенча батальоннар оештыру – яхшы идея, дуслык һәм үзара ярдәм булачак коллективта тиз арада бердәмлеккә ирешергә мөмкин. Бер ай эчендә 840 гариза бирелде, 680 кеше сайлау узды. Беренче батальонга 421 кеше алынды. Икенче көнне, беренче отряд киткәннән соң 35 гариза кабул ителде, – диде Юлай Моратов.

Бу батальон Рәсәй Федерациясе Герое, Төньяк Кавказда сугыш юлы үткән гвардия майоры, уфалы Александр Доставалов исемен йөртә. 2000 елда ул хезмәттәшләре белән аяусыз сугышта катнаша.

Мондый отрядлар дәүләткә катлаулы вакытта ярдәм итү максатында оештырыла.

Очрашуга килүчеләр үзләрен кызыксындырган финанс ярдәм һәм хәрби форма турында сораулар бирделәр.

– Бу батальон, беренчесе кебек үк, федераль дәрәҗәдә РФ Оборона министрлыгы тарафыннан тәэмин ителәчәк. Контракт буенча катнашучыларның акчалата кереме аена 220 мең сум тәшкил итәчәк. Башкортстаннан бер тапкыр бирелә торган пособие – 200 мең сум – алачаклар. Хәрби формированиенең кайда урнашуына карамастан, һәр хезмәт көне өчен федераль бюджеттан 35 мең һәм республикадан 2 мең сум акча бирелә, – дип аңлатты Юлай Моратов.  

Хәрби хезмәткәрләр экипировка белән республика бюджетыннан тәэмин ителә, төбәкнең эре компанияләре дә ярдәм күрсәтә.

Батальонга хәрби хезмәт узган 50 яшькә кадәрге ир-атлар тупланган. Әфганстан ветераннары берлегенең Чишмә районы бүлекчәсе рәисе Андрей Исаев сүзләренә караганда, әфганчылар арасында да батальон сафына басарга теләүчеләр булган, тик алар яшь буенча туры килмәгән.

Икенче батальон оештырылды
Икенче батальон оештырылды
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: