Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 август 2021, 09:34

Халык үз сорауларына җавап ишетергә килде

17 августта Бәкәй авылында район хакимияте башлыгы һәм аның урынбасарлары, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре Ибраһим авыл Советы биләмәсендә яшәүчеләр белән очрашты.

Авыл биләмәсе башлыгы Илдус Солтанов башкарылган эшләр турында җентекле отчет белән чыгыш ясады. Арытаба район дәваханәсе вәкиле чыгыш ясады, халык аңа бик күп сораулар белән мөрәҗәгать итте. Алар поликлиникага шалтырата алмауларына канәгатьсезлек белдерделәр, авыруларга карата игътибарлы булмауга зарландылар һәм анык мисаллар китерделәр. Икенче көнүзәк мәсьәлә юллар торышы турында булды. Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров үзенең урынбасарларына һәм район оешмалары җитәкчеләренә кайбер мәсьәләләр буенча йөкләмәләр бирде.

Автор:
Читайте нас: