Чишмэ
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
28 гыйнвар 2022, 09:12

Авыручылар саны арта

Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Радик Галимов хәбәр итүенчә, районда коронавирус инфекциясе буенча хәлләр катлаулана. 26 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, районда 348 чишмәлегә, шул исәптән 72 балага «ковид-19» диагнозы куелган. Ике кеше арытаба дәвалану өчен Уфага җибәрелгән.

Авыручылар саны арта
Авыручылар саны арта

Дәваханәгә мөрәҗәгать итүчеләр саны бер атнада ике тапкырга диярлек арткан. Үткән дүшәмбедә 149 бала медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән булса, бер атнадан соң 245 бала авырган. Өлкәннәр арасында да авыручылар санының кискен артуы күзәтелә. Нәтиҗәдә, медицина хезмәткәрләренә йөкләнеш арткан.

Районда 2020 елдан башлап 5200 кеше ковид белән авырган.

Авыручылар саны арта
Авыручылар саны арта
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас: