Чишмэ
+3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
10 сентябрь 2021, 08:49

Район үзәкләренә - автобуслар

Башкортстанда муниципалитет чикләрендә автобуслар бәйләнеше булдыру күзаллана.

Башкортстанда муниципалитет чикләрендә автобуслар бәйләнеше булдыру күзаллана. Радий Хәбиров, тура элемтә барышында Әбҗәлил районыннан яңгыраган сорауга җавап биреп, 500дән артык кеше яшәгән авыллар белән район үзәкләре арасында автобуслар җибәрү идеясен әйтте.

Башкортстан җитәкчесе сүзләренчә, мондый фикер күптән туган, ләкин аны тормышка ашырырга пандемия комачаулаган.

«Әлегә һәр район башлыгы миңа тәкъдимнәр әзерли. Башта авыл халкы анализ бирергә яки базарга бара алсын өчен шимбә яки дүшәмбе көннәрендә пассажирлар транспортын җибәрергә мөмкин. Бу мәсьәләне ныклап уйлап хәл итербез», — дип билгеләде Радий Хәбиров.
Әгәр республиканың 500дән күбрәк кеше яшәгән бөтен авылларыннан район үзәкләренә автобуслар йөри башласа бик яхшы булыр иде, диде ул.

 

Район үзәкләренә - автобуслар
Район үзәкләренә - автобуслар
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: