Чишмэ
+3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 август 2021, 11:44

"Батырфест" турнирында җиңүче ат белән бүләкләнә

28 августта Агыйдел елгасы буендагы Уфа амфитеатрында «Батырфест» турниры оештырыла. Ярышлар Башкортстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты кубогына «Батырфест» милләтара фестивале барышында уздырыла. Чара иртәнге сәгать 10да башлана.

Башинформ МА "Батырфест" турнирында җиңүче ат белән бүләкләнә
"Батырфест" турнирында җиңүче ат белән бүләкләнәФото:Башинформ МА

Катнашучылар мас-рестлинг, уктан ату, чукмар ташлау, махсус урынга биш таш күтәрү кебек ярышларда көч сынаша. Аларны профессиональ спортчылар бәяли.

Биредә шулай ук спорт уенының яңа кызыклы төре – Кумыс RUN оештырыла. Һәр уенчы 1609 метрга йөгерүдән тыш, бер литр кымыз эчеп бетерергә тиеш.

Турнирда җиңүче башкорт токымлы ат белән бүләкләнә. Катнашучыларны кыйммәтле бүләкләр көтә.

Оештыручылар Башкортстан халкын һәм кунакларын матур тамашага чакыра. Керү ирекле.

Хәтерегезгә төшерәбез, теләгәннәр онлайн-конкурста да катнашырга мөмкин. Моның өчен https://vk.com/ddn_rb төркеменә язылып, 10 сентябрьгә кадәр «Мин «Батырфест» фестивалендә катнашам» билгесе һәм #БатырFestOnline хештегы белән Instagram, Facebook, Бәйләнештә социаль челтәрләренә кызыклы видео яки фото салырга кирәк.

Конкурска йомгак 15 сентябрьдә ясала. Спорт темасына багышланган үзенчәлекле язмалар аерым бүләкләнә.

"Батырфест" турнирында җиңүче ат белән бүләкләнә
"Батырфест" турнирында җиңүче ат белән бүләкләнә
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: