Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 август 2021, 17:15

«Аек авыл»ларда исерткеч эчемлекләр сату тыелачак

Бу чикләнү кабул ителсә, «Аек авыл» бәйгесендә җиңгән торак пунктларда алкогольле эчемлекләрне сату тыелачак.

Билгеле булуынча, бәйгедә җиңүчеләргә төзекләндерү эшләренә 2 миллион сумнан 5 миллион сумга кадәр сертификатлар тапшырыла.

«Кызганычка каршы, аек авыл дип табылган торак пунктларда алкогольле эчемлекләр сату һәм куллану дәвам итә. Бу һич ярамаган эш. Алар үзенең исеменә туры килергә һәм чынлап та аек булырга тиеш бит», – дип исәпли җиденче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров.

Аның фикеренчә, бу мәсьәләне закон дәрәҗәсендә хәл итәргә мөмкин. Башкортстанда халыкның карары буенча мондый авылларда алкогольле эчемлекләр сатуны тыю турында закон кабул ителгән. Әмма республиканың бер авылында да, шул исәптән җиңүче торак пунктларда, мондый тыю юк.

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: