Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 август 2021, 16:24

Чишмәдә бер хатын батып үлгән

Кичә, 2 августта, Чишмә поселогының Калмаш елгасында су кергәндә бер хатын белән бәхетсезлек очрагы булган.

 БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 47 яшьлек хатын коену өчен җиһазландырылган урында  батып үлгән.

Чишмә районында агымдагы елда сулыкларда 4 кеше һәлак булган, 2се коткарылган.

Ел башыннан республиканың су объектларында 139 фаҗига теркәлгән,  143 кеше һәлак булган, шуларның 15е - балалар.

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: