Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 июль 2021, 11:02

Ниһаять, бараклар сүтелде

Чишмә поселогының Гыйззәтуллин урамындагы өч иске барак тулысынча сүтелде. Әлеге корылмалар үткән гасырның 1950нче елларында төзелгән һәм үз вакытында районның элемтә узелы (хәзерге «Башинформсвязь» җәмгыяте) өчен производство объектлары буларак файдаланылган.

Ниһаять, бараклар сүтелде
Ниһаять, бараклар сүтелде

Аннан соң элемтә хезмәткәрләренә торак итеп бирелгән. Гомумән алганда, бу бараклардан 5 гаилә күчерелгән, аларга башка яшәү урыны бирелгән.

Әлеге вакытта территория «Ямь» җәмгыяте техникасы белән төзелеш чүп-чарыннан тазартылган. Арытаба Гыйззәтуллин урамын үзгәртеп кору һәм шул тирәдәге территорияне төзекләндерү планлаштырыла.

Ниһаять, бараклар сүтелде
Ниһаять, бараклар сүтелде
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: