Чишмэ
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
12 июль 2021, 12:39

Башкортстан – рейтингта беренче урында

Рәсәй Федерациясе субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында Башкортстан беренче урын алды. Бу хакта Екатеринбургта узган «Иннопром-2021» халыкара күргәзмә барышында билгеле булды. Икенче урында – Калуга, өченче урында – Тула өлкәсе.

Башкортстан – рейтингта беренче урында
Башкортстан – рейтингта беренче урында

– Әлеге рейтингның төп максаты – бөтен ил буенча тарату өчен иң алдынгы төбәк тәҗрибәләрен ачыклау. Моннан тыш, бу төбәкләрдә сәнәгать тармакларының эш динамикасы һәм хакимият органнары, үсеш институтлары һәм җитештерүнең реаль тармагы арасындагы мөнәсәбәтләр дәрәҗәсе турында күзаллау бирә торган мөһим индикатор, – диде Рәсәй сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Беспрозванных.

Әлеге рейтинг төбәкнең икътисади үсеш динамикасын, сәнәгатьне үстерү институтлары эшчәнлеген һәм дәүләт ярдәме чараларын, бизнесның эшлекле активлыгын, шулай ук Рәсәй сәнәгатен үстерү фонды белән хезмәттәшлекне тасвирлаучы 40 күрсәткеч нигезендә формалаша.

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Рәсәйнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы командасына рәхмәт белдерде, һәм Башкортстанның сәнәгать үсеше өчен даими рәвештә яңа инструментарий алуын билгеләп үтте.

– Министрлык безне узган елда «Алга» махсус икътисади зонасын төзегәндә, алдынгы социаль-икътисади үсеш территорияләрен булдырганда хуплады – бездә алар бишәү. Без Рәсәйнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы инициативасы белән барлык инфраструктур проектларда да актив катнашабыз, – дип искәртте Радий Хәбиров.

Аның сүзләренә караганда, сәнәгать предприятиеләре җитәкчелеге белән даими хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә республика югары нәтиҗәләргә ирешкән, «Ростех», Урал тау-металлургия компаниясе, «Башнефть», «Газпром», «Роскосмос» кебек компанияләр белән даими эш төркемнәре булдырылган.

Радий Хәбиров шулай ук «Эшмәкәрлек сәгатьләре» һәм «Инвестиция сәгатьләре» турында сөйләде. Быел шулай ук турыдан-туры производствода узган «Сәнәгать сәгате» дә булды. Шул рәвешле һәр предприятиенең нинди эш алып баруы турында төгәл күзаллау бар.

– Үзебезгә кайткач, сәнәгать үсеше белән турыдан-туры шөгыльләнүче кешеләргә, һичшиксез, рәхмәт әйтергә кирәк. Бу дистә еллар буе үз предприятиеләрен алдынгы урында тоткан «кызыл» директорлар. Бик нәтиҗәле эшләүче яшь директорлар да бар. Без илебезнең матди байлыгын булдыручы кешеләргә дә рәхмәт әйтергә тиеш. Бу – инженерлар һәм эшчеләр. Һәм безнең рейтингтагы алдынгы урыныбыз – беренче чиратта аларның казанышы, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Фото: «Башинформ» МА, Олег Яровиков

Башкортстан – рейтингта беренче урында
Башкортстан – рейтингта беренче урында
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас: