

Безнең районнан сугыш хәрәкәтләрендә һәм локаль низагларда 10 кеше – дүртесе Чечняда һәм алтысы Төньяк Кавказда һәлак булды.
1 июльдә кораллы локаль низагларда Рәсәй мәнфәгатьләрен яклаган, хәрби бурычларын батырларча һәм фидакарь үтәгән якташларны искә алдылар. Әфганстан ветераннары берлегенең Чишмә районы буенча бүлеге һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү өчен күп эш башкара. Чишмә районы – республикада хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган ветераннарның кабер ташлары тулысынча яңартылган бердәнбер район.