+28 °С
Облачно


Төзелеш үткән елның маенда революциягә кадәр салынган иске мәчет урынында башланган иде. Эшләр халыктан җыелган акчага алып барылды. Өмәләрдә авылның битараф булмаган барлык халкы катнашты, ир-атлар төзелештә эшләде, ә хатын-кызлар юып-җыештырды. Хәзер җомга намазлары, дини бәйрәмнәр, гарәпчә укырга-язарга өйрәтү дәресләре яңа мәчеттә үтәчәк.