Чишмэ
+12 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
30 Апреля 2021, 06:18
Ял көннәренә график
Башкортстанның медицина учреждениеләре ял көннәрендә – 1–10 майда һәм 13 майга туры килгән Ураза бәйрәмендә дә эшләячәк. Пациентларны 1 майдан 10 майга кадәр планлы госпитализацияләү графигына ярашлы, дәваханәгә салу оештырылачак, ә республика халкы COVID-19дан вакцинация ясата алачак, дип хәбәр итте республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.Стационарлар тәүлек әйләнәсенә эшләячәк. Ашыгыч ярдәм, травмпунктлар һәм медицина оешмаларының дежур хезмәтләре көчәйтелгән режимга күчәчәк.30 апрельдә һәм 12 майда Башкортстан поликлиникаларында эш көне бер сәгатькә кыскартыла. 4–7 майда поликлиникалар гадәти режимда эшләячәк, ә 1, 3, 8, 10 һәм 13 майда график буенча 8.00–17.00 сәгатьтә кабул итәчәк, бу көннәрдә табибны 16 сәгатькә кадәр чакыртырга мөмкин.COVID-19га каршы вакцина ясау 2 һәм 9 майда 8.00–16.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.Май бәйрәмнәрендә Башкортстанда мәктәпләр эшләми, ә балалар бакчаларында дежур төркемнәр оештырыла.Исегезгә төшерәбез, Рәсәй Президенты Владимир Путин 4–7 майны эшләми торган көннәр дип игълан итте, нәтиҗәдә, рәсәйлеләргә 10 көнлек каникуллар бирелде. Башкортстан халкы шулай ук 13 майга туры килгән Ураза бәйрәмендә дә ял итәчәк.
Башкортстанның медицина учреждениеләре ял көннәрендә – 1–10 майда һәм 13 майга туры килгән Ураза бәйрәмендә дә эшләячәк. Пациентларны 1 майдан 10 майга кадәр планлы госпитализацияләү графигына ярашлы, дәваханәгә салу оештырылачак, ә республика халкы COVID-19дан вакцинация ясата алачак, дип хәбәр итте республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Стационарлар тәүлек әйләнәсенә эшләячәк. Ашыгыч ярдәм, травмпунктлар һәм медицина оешмаларының дежур хезмәтләре көчәйтелгән режимга күчәчәк.
30 апрельдә һәм 12 майда Башкортстан поликлиникаларында эш көне бер сәгатькә кыскартыла. 4–7 майда поликлиникалар гадәти режимда эшләячәк, ә 1, 3, 8, 10 һәм 13 майда график буенча 8.00–17.00 сәгатьтә кабул итәчәк, бу көннәрдә табибны 16 сәгатькә кадәр чакыртырга мөмкин.
COVID-19га каршы вакцина ясау 2 һәм 9 майда 8.00–16.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.
Май бәйрәмнәрендә Башкортстанда мәктәпләр эшләми, ә балалар бакчаларында дежур төркемнәр оештырыла.
Исегезгә төшерәбез, Рәсәй Президенты Владимир Путин 4–7 майны эшләми торган көннәр дип игълан итте, нәтиҗәдә, рәсәйлеләргә 10 көнлек каникуллар бирелде. Башкортстан халкы шулай ук 13 майга туры килгән Ураза бәйрәмендә дә ял итәчәк.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"