Чишмэ
+13 °С
Дождь
Новости
22 Апреля 2021, 04:28

Чәчү эшләре башланды

Чишмә районы аграрчылары язгы кыр эшләренә керештеләр. Басуга беренчеләрдән булып «Башкир-агроинвест» һәм «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре чыкты.15 апрельдә күпьеллык үләннәрне тукландыра, 16 апрельдә дым каплата башладылар.19 апрельгә кадәр уҗымнарны тукландыру өчен район хуҗалыкларында 1500 гектарда ашлама кертелде. «Үзәк» МТС предприятиесенең Кырмыскалы районы буенча «Нива» филиалының Чишмә бүлекчәсендә дә уҗымнарга ашлама сибәләр. Район буенча 4070 гектарда дым каплатылган, сүз уңаеннан, бу эш «Нерал-Чишмә»дә – 1650 гектарда, «Башкир-агроинвест»та 1200 гектарда башкарылды.Ә 18 апрельдә «Башкир-агроинвест» игенчеләре 83 гектарда борчак чәчте.

Чишмә районы аграрчылары язгы кыр эшләренә керештеләр. Басуга беренчеләрдән булып «Башкир-агроинвест» һәм «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре чыкты.
15 апрельдә күпьеллык үләннәрне тукландыра, 16 апрельдә дым каплата башладылар.
19 апрельгә кадәр уҗымнарны тукландыру өчен район хуҗалыкларында 1500 гектарда ашлама кертелде. «Үзәк» МТС предприятиесенең Кырмыскалы районы буенча «Нива» филиалының Чишмә бүлекчәсендә дә уҗымнарга ашлама сибәләр. Район буенча 4070 гектарда дым каплатылган, сүз уңаеннан, бу эш «Нерал-Чишмә»дә – 1650 гектарда, «Башкир-агроинвест»та 1200 гектарда башкарылды.
Ә 18 апрельдә «Башкир-агроинвест» игенчеләре 83 гектарда борчак чәчте.
Читайте нас