Чишмэ
+15 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
20 Апреля 2021, 05:50
Путин чыгыш ясаячак
Иртәгә Президент парламентарийлар алдында чыгыш ясый.
Федераль җыелышка Юлламаның төп темасы - социаль мәсьәләләр. Хәзер ил икътисадына һәм кешеләргә ярдәм итү буенча максималь нәтиҗә бирергә тиешле яңа чаралар эшләнә. Бу хакта Рәсәй Президенты Владимир Путин парламентка мөрәҗәгатен әзерләү буенча киңәшмәдә белдерде.
"Әлбәттә, дәүләт финансларына таянып икътисад үсешенә, предприятиеләргә, кешеләргә, бигрәк тә мохтаҗларга ярдәм иткәндә максималь нәтиҗәлелек булырга тиеш», — дип белдерде Путин. Ул билгеләп үткәнчә, һәр сум нәтиҗәле кулланылырга һәм икътисад үсеше һәм һәр конкрет кеше файдасына сарыф ителергә тиеш.
Президентның Федераль җыелышка еллык Юлламасы 21 апрельгә планлаштырылган. Чарада Путин бик тәэсирле чыгыш ясар дип көтелә. Аналитиклар, Владимир Путин үзенең Юлламасында хәерчелеккә каршы көрәшкә игътибарны юнәлтәчәк, дигән фикер белдерә.
Чыганак:
https://kiziltan.ru/articles/politika/Putin-ni-s-yl-r-ik-n-768570/
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"