Чишмэ
+18 °С
Облачно
Новости
6 Апреля 2021, 05:23

«Игелекле эшләр» проекты башланды

Проектның максаты – республиканың мохтаҗ булган халкына бушлай ярдәм күрсәтү һәм аларның көнкүреш шартларын яхшырту.Гражданнарның аерым категорияләре кар көрәү, йорт хайваннарын урамда йөртү, хуҗалыктагы вак-төяк эшләрне башкару кебек зур булмаган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм алачак. Әлеге эшкә волонтерлар һәм профильле белгечләр җәлеп ителәчәк.– «Игелекле эшләр» проекты республикадагы «Безнең кайгыртучанлык» волонтерлык үзәге эшчәнлеген тормышка ашыру барышында аерым юнәлеш булып тора. Бу идеяне тормыш үзе тәкъдим итте. Бер ел элек халыктан гаризалар кабул итү буенча колл-үзәк эшли башлагач, ярдәмгә мохтаҗлар шулай күп булыр дип көтмәгән идек. Ялгыз яшәгән пенсионерларга, инвалидларга азык-төлек алу өчен кибеткә яки поликлиникага бару, ватык кранны төзәтү яки савыт-саба һәм идән юу кебек эшләрне башкару авыр. Нәкъ менә «Игелекле эшләр» проекты кешеләргә хуҗалык проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәчәк, – дип бил-геләп үтте «Безнең кайгыртучанлык» волонтерлык үзәге җитәкчесе Александр Толстых.Махсус килешү, күп белгечләр килү яки матди чыгымнар таләп ителгән мөрәҗәгатьләр кабул ителми.Гаризалар ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләрдән, үзләре йөри алмаган кешеләрдән һәм аз тәэмин ителгән, авыр тормыш хәлендә калган аз тәэмин ителгән гаиләләрдән кабул ителә. Мөрәҗәгатьләрне оператор кабул итә һәм проект өчен җаваплы булган волонтерлык үзәгенә җибәрә, ул бурычларны үтәү өчен кирәкле ресурсларны билгели.Билгеләнгән көнне «Игелекле эшләр» бригадасы күрсәтелгән адрес буенча бара.«Бердәм Рәсәй» партиясе проектны «Беренче Трест» төзелеш компаниясе, «Агыйдел-ИнвестСтрой» җәмгыяте, Уфа шәһәренең Калинин һәм Октябрь районнары торак-коммуналь хуҗалыклары белән берлектә тормышка ашыра. Хезмәттәшлек барышында тиешле килешүләргә кул куелды, дип хәбәр итте «Бердәм Рәсәй» партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге матбугат секретаре Арина Рәхимкулова.Ярдәм күрсәтүгә гаризалар «Кайгыртучанлык картасы» буенча рәсмиләштерелә.Алар «Безнең кайгыртучанлык» колл-үзәгенең 8-800-201-8903 телефоны буенча кабул ителә.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин Фото: «Бердәм Рәсәй» төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәте

Проектның максаты – республиканың мохтаҗ булган халкына бушлай ярдәм күрсәтү һәм аларның көнкүреш шартларын яхшырту.
Гражданнарның аерым категорияләре кар көрәү, йорт хайваннарын урамда йөртү, хуҗалыктагы вак-төяк эшләрне башкару кебек зур булмаган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм алачак. Әлеге эшкә волонтерлар һәм профильле белгечләр җәлеп ителәчәк.
– «Игелекле эшләр» проекты республикадагы «Безнең кайгыртучанлык» волонтерлык үзәге эшчәнлеген тормышка ашыру барышында аерым юнәлеш булып тора. Бу идеяне тормыш үзе тәкъдим итте. Бер ел элек халыктан гаризалар кабул итү буенча колл-үзәк эшли башлагач, ярдәмгә мохтаҗлар шулай күп булыр дип көтмәгән идек. Ялгыз яшәгән пенсионерларга, инвалидларга азык-төлек алу өчен кибеткә яки поликлиникага бару, ватык кранны төзәтү яки савыт-саба һәм идән юу кебек эшләрне башкару авыр. Нәкъ менә «Игелекле эшләр» проекты кешеләргә хуҗалык проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәчәк, – дип бил-геләп үтте «Безнең кайгыртучанлык» волонтерлык үзәге җитәкчесе Александр Толстых.
Махсус килешү, күп белгечләр килү яки матди чыгымнар таләп ителгән мөрәҗәгатьләр кабул ителми.
Гаризалар ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләрдән, үзләре йөри алмаган кешеләрдән һәм аз тәэмин ителгән, авыр тормыш хәлендә калган аз тәэмин ителгән гаиләләрдән кабул ителә. Мөрәҗәгатьләрне оператор кабул итә һәм проект өчен җаваплы булган волонтерлык үзәгенә җибәрә, ул бурычларны үтәү өчен кирәкле ресурсларны билгели.
Билгеләнгән көнне «Игелекле эшләр» бригадасы күрсәтелгән адрес буенча бара.
«Бердәм Рәсәй» партиясе проектны «Беренче Трест» төзелеш компаниясе, «Агыйдел-ИнвестСтрой» җәмгыяте, Уфа шәһәренең Калинин һәм Октябрь районнары торак-коммуналь хуҗалыклары белән берлектә тормышка ашыра. Хезмәттәшлек барышында тиешле килешүләргә кул куелды, дип хәбәр итте «Бердәм Рәсәй» партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге матбугат секретаре Арина Рәхимкулова.
Ярдәм күрсәтүгә гаризалар «Кайгыртучанлык картасы» буенча рәсмиләштерелә.
Алар «Безнең кайгыртучанлык» колл-үзәгенең 8-800-201-8903 телефоны буенча кабул ителә.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото: «Бердәм Рәсәй» төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәте
Читайте нас