Чишмэ
+19 °С
Дождь
Новости
31 Марта 2021, 05:25

Башкортстан – икенче урында

Республикабыз агымдагы елның февраль ае нәтиҗәләре буенча Рәсәй төбәкләре арасында дәүләт проектларын искә алу медиарейтингында икенче урынга чыкты.

Рәсәй Президентының май указы контекстында «2024 елга кадәр РФнең милли максатлары һәм үсешенең стратегик мәсьәләләре турындагы» рейтингны «Медиалогия» компаниясе әзерләгән.
Февраль медиарейтингын Краснодар крае җитәкли. Башкортстан – икенче, Мәскәү өлкәсе өченче урында.
Үткән айда киңкүләм мәгълүмат чаралары «Экология» дәүләт проектының «Экохәстәрлек» төбәк проекты кысаларында республика мәктәпләре укучылары җыйган батареяләрнең беренче партиясе «Мегаполисресурс» компанияләр төркеменең Чиләбе зводына озатылуын хәбәр иткән иде.
Чыганак: «Өмет»
Читайте нас