Чишмэ
+22 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
30 Марта 2021, 05:46
Чикләүләр кайчан бетерелер?
Рәсәйдә коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле кертелгән чикләүләр агымдагы елның җәй ахырына ук бетерелергә мөмкин.
Илебез Президенты бу хакта «Россия 1» каналында «Москва. Кремль. Путин» телепрограммасы эфирында белдерде.
Ул Рәсәйдә коронавирус буенча кертелгән чикләүләр кайчан бетерелергә мөмкин һәм нормаль тормышка кайчан әйләнеп кайтырбыз дигән сорауга: «бу булачак», – диде. Дәүләт башлыгы РФдә COVID-19га күмәк иммунитетка август ахырына ирешербез дип өметләнә.
«Моның өчен илебез халкының 70 проценты прививка ясатырга тиеш. Әгәр вакцинация әлеге кебек темплар белән барса, бу күрсәткечкә җәйгә, җәй ахырына ирешербез дип уйлыйм», – дип белдерде Президент.
Путин белдерүенчә, әлеге вакытта Рәсәйнең өч вакцинасы да – иң яхшылары. Алар нәтиҗәле, ышанычлы һәм хәвефсез.
Чыганак: «Башинформ»
Фото:
News.yandex.com
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим