Чишмэ
+11 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
30 Марта 2021, 04:41
Аграрчылар техника әзерлиләр
Чишмә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәлегенең баш инженеры Наил Байбурин сүзләренә караганда, яз җитү белән барлык агросәнәгать хуҗалыкларында механизаторлар чәчү кампаниясенә әзерләнә.– Күп кенә хуҗалыкларда техниканы көздән, урып-җыю эшләре тәмамлангач та ремонтлый башлаганнар иде. «Әһли» крестьян-фермер хуҗалыгында, «Агро-Альянс», «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы предприятиесе», «Башкир-агроинвест» җәмгыятьләрендә авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы чорда да ремонтладылар, шунысы яхшы, моның өчен шартлар бар, – диде Наил Рәис улы. – «Агропромбизнес» һәм югарыда телгә алынган «Башкир-агроинвест», «Агро-Альянс», «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җәмгыятьләре запас частьларга заказ бирделәр, техниканың бер өлешен «Европа агротехникасы», «АгроЛайн», «Агропроф», «Росагросервис» һәм «Матрикс Универсал» җәмгыятьләре кебек ремонт предприятиеләренә җибәрделәр. Әлеге вакытта ремонтланган авыл хуҗалыгы машиналары яки аерым узеллар асылда исә кире кайтарылды. Калган предприятиеләр техниканы язгы чәчүгә үз көчләре белән әзерләделәр.Бүгенге көндә район буенча тагылма инвентарь чәчү кампаниясенә тулысынча диярлек әзер.Бары тик басуга чыгар алдыннан көйләү эшләре генә калды. Тракторлар паркының әзерлеге 90 процент тәшкил итә. Бу көннәрдә техниканы тикшерү бара.15 апрельгә ул барлык хуҗалыкларда да үткәрелгән булырга тиеш.Дәүләт техник күзәтчелек һәм районның авыл хуҗалыгы идарәлеге комиссиясе «Агропромбизнес» җәмгыятендә яхшы әзерлеккә инанды инде. «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы предприятиесе», «Агро-Альянс» һәм «Нурис» җәмгыятьләрендә дә авыл хуҗалыгы машиналарын чәчүгә тиешле дәрәҗәдә әзерләгәннәр. Районда барлыгы 258 трактор, 191 чәчү машинасы, шул исәптән 11 чәчү комплексы бар.Әлеге вакытта аграрчылар язгы кыр эшләрен башкару өчен ягулык-майлау материаллары сатып алуга килешүләр төзиләр. Кайбер фермерлар аны тиешле күләмдә кайтардылар инде. Календарь кыш тәмамланды. Яңа кыр мизгеле якынлаша. Игенчеләр аны ныклы әзерлектә каршы алырга тиешләр, чөнки эшләрне тиз алып бару, димәк, үстерелә торган авыл хуҗалыгы культураларының уңышы шуңа бәйле.
Добавить в предпочтительные источники Google
Чишмә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәлегенең баш инженеры Наил Байбурин сүзләренә караганда, яз җитү белән барлык агросәнәгать хуҗалыкларында механизаторлар чәчү кампаниясенә әзерләнә.
– Күп кенә хуҗалыкларда техниканы көздән, урып-җыю эшләре тәмамлангач та ремонтлый башлаганнар иде. «Әһли» крестьян-фермер хуҗалыгында, «Агро-Альянс», «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы предприятиесе», «Башкир-агроинвест» җәмгыятьләрендә авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы чорда да ремонтладылар, шунысы яхшы, моның өчен шартлар бар, – диде Наил Рәис улы. – «Агропромбизнес» һәм югарыда телгә алынган «Башкир-агроинвест», «Агро-Альянс», «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җәмгыятьләре запас частьларга заказ бирделәр, техниканың бер өлешен «Европа агротехникасы», «АгроЛайн», «Агропроф», «Росагросервис» һәм «Матрикс Универсал» җәмгыятьләре кебек ремонт предприятиеләренә җибәрделәр. Әлеге вакытта ремонтланган авыл хуҗалыгы машиналары яки аерым узеллар асылда исә кире кайтарылды. Калган предприятиеләр техниканы язгы чәчүгә үз көчләре белән әзерләделәр.
Бүгенге көндә район буенча тагылма инвентарь чәчү кампаниясенә тулысынча диярлек әзер.
Бары тик басуга чыгар алдыннан көйләү эшләре генә калды. Тракторлар паркының әзерлеге 90 процент тәшкил итә. Бу көннәрдә техниканы тикшерү бара.
15 апрельгә ул барлык хуҗалыкларда да үткәрелгән булырга тиеш.
Дәүләт техник күзәтчелек һәм районның авыл хуҗалыгы идарәлеге комиссиясе «Агропромбизнес» җәмгыятендә яхшы әзерлеккә инанды инде. «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы предприятиесе», «Агро-Альянс» һәм «Нурис» җәмгыятьләрендә дә авыл хуҗалыгы машиналарын чәчүгә тиешле дәрәҗәдә әзерләгәннәр. Районда барлыгы 258 трактор, 191 чәчү машинасы, шул исәптән 11 чәчү комплексы бар.
Әлеге вакытта аграрчылар язгы кыр эшләрен башкару өчен ягулык-майлау материаллары сатып алуга килешүләр төзиләр. Кайбер фермерлар аны тиешле күләмдә кайтардылар инде. Календарь кыш тәмамланды. Яңа кыр мизгеле якынлаша. Игенчеләр аны ныклы әзерлектә каршы алырга тиешләр, чөнки эшләрне тиз алып бару, димәк, үстерелә торган авыл хуҗалыгы культураларының уңышы шуңа бәйле.
Читайте нас
вк
ок
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"