Чишмэ
+27 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
24 Марта 2021, 05:17
Ил Башлыгы прививка ясаткан
Кичә Рәсәй Президенты Владимир Путин коронавирустан прививка ясаткан һәм үзен яхшы тоя – бу хакта дәүләт Башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр иткән.
Бүген исә ил җитәкчесе өчен көндәлек эш көне булачак. Кремль чыганаклары Владимир Путинга Рәсәйдә кулланылган өч вакцинаның кайсын эшләгәннәрен аныкламаган.
Моңа кадәр Дмитрий Песков: «Кремль Президент өчен нинди вакцина сайлаганнарын махсус рәвештә белдермәячәк, чөнки илебездәге өч вакцина да нәтиҗәле һәм ышанычлы», дип белдергән иде.
Рәсәй лидерына вакцина ясауны, башка илләрдәге кебек, ачык чара итеп үткәрмәгәннәр. Песков әйтүенчә, ил җитәкчесенә прививканы камералар астында ясату охшамый.
Мәгълүм булуынча, ил Президенты 2020 елның 17 декабрендә үткән зур матбугат конференциясендә, мөмкинлек чыгу белән коронавирустан прививка ясатам, дип белдергән иде.
Путин шулай ук билгеле яшь этабында прививкага бәйле чикләүләр турында белгечләрнең киңәшләренә дә колак салачагын аңлатып үтте.
Ил җитәкчесенең матбугат секретаре, Владимир Путинга вакцина ясау өчен сайланган вакыт башка прививкалар белән дә бәйле, дип белдерде: Президент барлык прививкаларны да вакытында ясатып бара, ә аларны берюлы ясарга киңәш ителми.
Чыганак: «Башкортостан» гәзите
Фото:
Like-site.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим