Чишмэ
-4 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
24 Марта 2021, 05:00
Гөлүс Әгъзәмов истәлегенә турнир үтте
20 мартта Уфада Башкортстанның атказанган физик культура хезмәткәре Гөлүс Әгъзәмов истәлегенә спортның милли һәм халык төрләре буенча ХIХ республика фестивале үтте. Рима Баталова исемендәге Спорт әзерлеге үзәге базасында үткән ярышларда 24 муниципалитеттан 18 яшькә кадәрге 300 спортчы катнашты.
Үсмерләр көрәш, гер спорты һәм армрестлинг буенча көч сынашты. Чарада берничә спортчыга спорт мастеры исеме бирелде, тренерларга һәм ярышта катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Башкала мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Уфа җыелма командасы фестивальнең гомуми зачетында шәһәр округлары арасында, стәрлетамаклылардан кала, икенче урын яулады. Өченче урында – Сибай спортчылары. Уфа спортчылары көрәш буенча иң яхшы күрсәткечкә иреште.
Бу ярышлар спортның милли, халык төрләрен популярлаштыру һәм яшь буынның Башкортстанның спорт йолаларын саклавы өчен үткәрелә. Бу исә Рәсәй Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы барлыкка килгән «Демография» дәүләт проектының «Спорт – яшәү нормас» проекты максатларын тормышка ашырырга ярдәм итә.
Белешмә өчен
Гөлүс Әгъзәмов – республикада спорт хәрәкәте җитәкчесе һәм оештыручысы. Спортның милли һәм халыкчан төрләрен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес. 1977–1991 елларда Башкортстан Министрлар Советы карамагындагы физик культура һәм спорт буенча комитет җитәкчесе була, пенсиягә чыкканнан соң республиканың Спорт һәм туризм буенча комитетында эшли.
Чыганак: «Башкортостан» гәзите
Фото: Уфа шәһәре хакимияте сайтыннан
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим