Чишмэ
+13 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
19 Марта 2021, 05:24
«Грайн» компаниясенә – федераль займ
Башкортстанда «Грайн» компаниясенең «Хезмәт җитештерүчәнлеге» дәүләт проектында катнашучы предприятиесенә республика Сәнәгать үсеше фонды озатуында «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» программасы буенча, ПВХ-профильне өстәмә җитештерү линиясен төзүгә 140 млн сумлык беренче федераль займ тапшырылды.
Акчаны Рәсәй Сәнәгать үсеше фонды биргән. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сөйләде.
– Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру – Рәсәй Президенты Владимир Путин билгеләгән стратегик бурычларның берсе. Аны гамәлгә ашыру безнең республика өчен мөһим. Моннан тыш, хәзер Башкортстан Хөкүмәте алдында бизнесны үстерү һәм алып бару өчен республиканы иң уңайлы төбәк итү бурычы тора, һәм дәүләт ярдәменең барлык инструментлары белән гомумдәүләт проекты, һичшиксез, моңа ирешүгә ярдәм итә, – дип хәбәр итте Рөстәм Моратов.
Әлеге проект Башкортстан территориясендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» дәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» программасы буенча финансланган беренче проект булды. Сәнәгатьне үстерү федераль фондының Эксперт советы еллык 1 процент белән 5 елга кредит бирүне хуплады.
Чыганак: «Өмет»
Фото:
Grain-prof.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"