Чишмэ
-4 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
16 Марта 2021, 05:58
Дмитрий Медведев – яңа вазифада
Президент Владимир Путин Рәсәй Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведевны Фән һәм мәгариф советында үзенең урынбасары итеп билгеләде.
Владимир Путин 15 мартта Фән һәм мәгариф буенча совет составын раслады. Указ тексты хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Советны Рәсәй Президенты үзе җитәкли, ә аның урынбасары Дмитрий Медведев булды. Совет составына, шулай ук, Президент ярдәмчесе Андрей Фурсенко (ул Совет секретаре итеп билгеләнде), Яңа технологияләрне эшләү һәм коммерцияләштерү үзәген үстерү фонды рәисе Аркадий Дворкович, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Дәүләт думасы депутаты, академик Геннадий Онищенко, Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев һәм башкалар керде.
Указ нигезендә, шулай ук, Советның функцияләре билгеләнде. «Рәсәйнең фәнни-технологик үсешен тәэмин итү максатларында... Рәсәй Президенты каршындагы Фән һәм мәгариф советына илнең фәнни-технологик үсешенең стратегик максатларын, бурычларын һәм өстенлекләрен билгеләү, шулай ук Хөкүмәт тарафыннан дәүләт әһәмиятендәге мөһим инновацион проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру турында карарлар кабул итү функциясен йөкләргә фәрман бирәм», — диелә Президент кул куйган документта.
Чыганак: «Кызыл таң»
Фото:
Vladivostok.bezformata.com
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим