Чишмэ
+15 °С
Облачно
Новости
16 Марта 2021, 05:20

Башкортстан – алда!

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдәге сәхифәсендә түбәндәгеләрне язган: «Дәүләт проектларын тормышка ашыру турында әллә күпме сөйләргә мөмкин. Әммә төбәк Башлыгы Радий Фәрит улы әйтүенчә, иң мөһиме – таблодагы исәп. Һәм бүген бу исәп – безнең файдага. Башкортстан Рәсәй төбәкләрен дәүләт проектлары контекстында искә алу рейтингында беренче тапкыр алда бара.

Аерым алганда, республикабыз «Хезмәт җитештерүчәнлеге» дәүләт проектында катнашкан предприятиеләр саны буенча планны арттырып үтәде, дип хәбәр итте киңкүләм мәгълүмат чаралары. Шулай ук безнең «Фән» дәүләт проекты буенча Дәүләт технология башлангычы түгәрәкләр хәрәкәте челтәрен оештыру буенча пилот төбәк булу ихтималлыгыбыз хакында да яздылар. Шулай ук Башкортстан җитештерүчеләре 2020 елда «Халыкара кооперация һәм экспорт» дәүләт проектына ярашлы 35 миллион долларлык экспорт килешүе төзеде.
Бу эштә министрлыкларның казанышы зур. Алар нәтиҗәле эшләп кенә калмый, шул хакта сөйли дә белә. Шулай ук киңкүләм мәгълүмат чараларына кызыксыну белдергән өчен рәхмәт. Хөкүмәт эшчәнлеген киң яктырталар. Нәтиҗәдә бу илдә яхшы сизелерлек сөземтә бирә».
Чыганак: «Башинформ»
Фото: Opalania.ru
Читайте нас