Чишмэ
+14 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
15 Марта 2021, 08:12
Ата-аналар имтихан тапшыра
Быел «Әти-әниләрнең бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру көне» бөтенрәсәй акциясе бишенче тапкыр үткәреләчәк.
Акциянең инициаторы – Фән һәм мәгариф өлкәсе буенча Федераль хезмәте.
БДИга килгәндә, балаларның белем тирәнлеге генә түгел, ә аңа дөрес психологик, әзерлек, үзләренә ышаныч зур мәгънәгә ия. Монда гаиләнең, әти-әниләрнең роле бәяләп беткесез. «Мәгариф» дәүләт проекты кысаларында моңа аеруча зур игътибар бүленә.
Чираттагы тапкыр булачак акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның әти-әниләренә БДИга әзерлек чорында артык нерв киеренкелегеннән котылу, имтихан барышы белән якыннанрак таныштыру максатында оештырыла.
Әти-әниләр үзләре БДИда катнашып, аның барышы белән танышып, балаларына дөрес аңлату эшен оештыра алачаклар.
Әти-әниләр сынау үткәндә шулай ук теркәләләр, телефон һәм шәхси әйберләрен тапшыралар, имтихан алды тикшерүе үтәләр, бланклар тутыралар.
Шулай ук имтихандагы тикшерү барышы, эпидемиологик хәвефсезлек, имтихан материалларының ничек эшкәртелүе белән дә танышачак.
Катнашучылар имтихан тапшыра. Аның биремнәре БДИ программасына ярашлы төзелгән. Ул бары тик азрак вакытка исәпләнгән кыскарак вариантта төзелгән.
2021 елда әти-әниләр «Рус теле» буенча белемнәрен тикшереп карый алачак. Быел ул БДИ тапшыручылар өчен бердәнбер мотлак тапшырылырга тиеш фән.
Чыганак: «Өмет»
Фото:
Vk.com
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"