Чишмэ
+15 °С
Облачно
Новости
10 Марта 2021, 05:07

Пенсиягә вакытыннан алда чыгып булачак!

Рәсәй Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы махсус карарга кул куйды.

Рәсәй Президенты Владимир Путинның махсус Указына ярашлы, 2019 елдан ватандашларыбызның хаклы ялга чыгу яше күтәрелде. Хәзер ул ирләр өчен – 65, хатын-кызлар өчен 60 яшь тәшкил итә. Пенсиягә вакытыннан алдарак та чыгып була, тик моның өчен ир-егетләр – 42, хатын-кызлар 37 ел хезмәт стажы җыярга тиеш. Бу очракта да ир-егетләребезгә кимендә – 60, хатын-кызларыбызга 50 яшь тулуы мотлак. Монда да алар расланган пенсиягә чыгу вакытын нибары 2 елга гына киметә ала. Ягъни тиешле стажлары тулса да, безнең кебек башка льготалары булмаган ир-егетләр – 63, хатын-кызлар 58 яшьтән хаклы ялга китү хокукына ия булып чыга. Ә инде хезмәт стажына һөнәри белем алу, квалификация күтәрү еллары кермәвен дә искә төшерсәк, пенсиягә вакытыннан алда чыгу, гомумән, тормышка ашмас хыялга әверелә.
Шөкер, тиздән хәлләр яхшыга үзгәрергә тиеш. 9 мартта Рәсәй Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин пенсия системасына үзгәрешләр кертү турындагы карарга кул куйды. Аның буенча, тиздән хезмәт стажына һөнәри белем алу һәм квалификация күтәрү чорлары да керәчәк. Шулай итеп, күп кенә һөнәрләр буенча пенсиягә вакытыннан алда чыгу җиңеләя. Хөкүмәт рәисе имзалаган карарда хәзер хаклы ялга вакытыннан алда чыгу хокукын бирүче хезмәт стажына уку һәм өстәмә һөнәри белем алу, шул исәптән квалификация күтәрү курсларын үтү чоры да кертеләчәк, дип әйтелә. Әлеге документ картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия булган барлык категория хезмәткәрләргә дә кагыла. Әмма, Хөкүмәттә, барыннан да бигрәк, бу карар квалификацияне даими күтәрүне таләп итүче һөнәрләр – аерым алганда, педагоглар һәм медицина хезмәткәрләре, очучылар һәм янгын сүндерүчеләр өчен көнүзәк булачак, дип саныйлар.
Карарда белгечләр өчен уку вакытында эш урыннары һәм хезмәт хакы сакланылуы һәм эш бирүчеләрнең алар өчен мәҗбүри пенсия страховка взносларын түләргә тиешлеге аерым ассызыклап үтелә.
Чыганак: «Тулпар»
Фото: Newizv.ru
Читайте нас