Чишмэ
+14 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
10 Марта 2021, 04:29
«Әнинеке кебек тәмле ботка!»
Чишмә районының мәктәп ашханәләрендә үзенчәлекле бәйге-акция башланган. Анда катнашып җиңгән ашханәләргә «Әнинеке кебек тәмле» дигән билге тапшырыла.
«Биредә әни кебек тәмле пешерәләр» дип аталган тәүге бәйге Алкин-2 авылы мәктәбендә үткән. Ул «Башкортстан әти-әниләре сәламәт туклану яклы!» бердәм республика чарасына ярашлы да оештырылган.
Бәйге барышында мәктәп пешекчеләре белән әниләр манный боткасын пешереүдә ярышкан. Зурлар ботка пешергәнче, балаларга сәламәт туклануның өстенлекләре турында сөйләп, төрле кызыклы уеннар, ярышлар үткәрелгән.
Тәмләп карап чыкканнан соң бөтен боткалар арасыннан иң тәмлесе дип мәктәп пешекчесенеке һәм һөнәре буенча шулай ук пешекче булып эшләгән бер әнинеке табылган.
Оештыручылар – районның «Туклану үзәге» белгечләре әйтүенчә, бу бәйге районның барлык мәктәпләрендә дә үтәчәк. Сөземтәләргә ярашлы, аш-суны тәмле әзерләгән мәктәп пешекчеләренә югарыда әйтелгәнчә «Әнинеке кебек тәмле» билгесе тапшырыла, ә бу исемне яулый алмаганнарга сыйфат өстендә җитди эшләргә туры киләчәк.
Яңа бәйге яшь буынны сәламәт туклану рәвешенә җәлеп итүне, укучыларның сәламәтлеген ныгытуны һәм саклауны, сәламәт тормыш алымнарын киңрәк таратуны максат итеп куя. Һәм аның максатлары ил Президенты Владимир Путинның май указларында билгеләнгән «Демография» дәүләт проекты куйган бурычларга тулысынча җавап бирә.
Чыганак: «Башкортостан» гәзите
Фото: БР Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"