Чишмэ
+12 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
4 Марта 2021, 08:22
Алданучыларга ярдәм итү – изге бурычыбыз
3 мартта республика җитәкчесе Радий Хәбиров төбәктә хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмә үткәрде.
Утырышта капиталь һәм өлешләтә төзелеш өлкәләрендә намуссыз төзүчеләр эшчәнлеге мәсьәләләре тикшерелде.
Өлешләтә төзелеш – бик күпләрне борчуга салган тема. Без алданган кешеләргә ничек ярдәм итәбез? Аларның күп елларга сузылган проблемаларын кайчан чишәрбез, ниһаять? Иң мөһиме – гражданнарны алдап, акчаларын урлаганнарга каршы ничек көрәшәбез? Төбәк Башлыгы утырышны шундый җитди мәсьәләләрдән башлап җибәрде.
Республика былтырдан алып ил Президенты Владимир Путин тарафыннан оештырылган федераль «Өлешләтә төзелештә алданган гражданнарның хокукларын яклау фонды» белән актив эш алып бара. Киңәшмәгә әлеге фондның вәкилләре чакырылган иде.
Федераль фондка 86 проблемалы объект буенча заявка җибәрелгән. Шуларның 55е буенча финанслау турында карар кабул ителгән. Моның өчен Фондтан 6,7 млрд сум күләмендә субсидия бүленгән. Бу исә меңнәрчә кешенең проблемасын хәл итү дигән сүз.
«Без бөтен йортларны да төзеп бетерәчәкбез. Өлешләтә катнашучылар буенча бөтен сорауларны ябачакбыз. Килеп туган хәлдә республиканың гаебе булмаса да. Чөнки ул төзелешләрне дәүләт түгел, ә шәхси һәм коммерция оешмалары башлаган. Кешеләр бик җитди бәлагә тарыды. Бездә төзелеп бетүен 10 елдан артык көтеп тә фатирларын ала алмаучылар бар. Шуңа күрә безгә бу мәсьәлә белән шөгыльләнү бик мөһим», – диде Радий Хәбиров.
Киңәшмәдә өлешләтә төзелеш өлкәсендәге җинаять эшләре буенча закон сагы структуралары җитәкчеләре дә чыгыш ясады.
Чыганак: «Өмет»
Фото:
Zen.yandex.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим