Чишмэ
+11 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
2 Марта 2021, 06:47
Диспансерлаштыру – сәламәтлеккә бер адым
Агымдагы елда 1982, 1985, 1988, 1991, 1994, 1997, 2000 һәм 2003 елларда туганнар һәм 40 яшьтән өлкәнрәкләр диспансерлаштыру үтәргә тиеш.
Диспансерлаштыру диагноз кую, йогышлы булмаган хроник авыруларны иртәрәк ачыклау максатында үткәрелә, чөнки бу чирләр инвалид булып калуның һәм вакытсыз вафат булуның төп сәбәбе булып тора.
Үткән елдан башлап, коронавирус таралу хәвефе саклануы сәбәпле, профилактик медицина тикшерүе һәм диспансерлаштыру үтү өчен алдан язылырга кирәк.
Коронавирус инфекциясе буенча эпидемиологик хәлгә бәйле барлык чикләүләр бетерелгәч, диспансерлаштыруны һәркем үтә ала.
Диспансерлаштыруны мотлак үтәргә кирәк, чөнки ул куркыныч авыруларның төп факторларын ачыкларга мөмкинлек бирә: болар – артериаль кан басымының, холестеринның һәм кандагы глюкозаның югары дәрәҗәсе, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану, аз хәрәкәтләнү, гәүдә авырлыгының кирәгеннән артык булуы яки симерү, шулай ук наркотик һәм психотроп матдәләр куллану. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын тормышка ашыруда да диспансерлаштыруга зур әһәмият бирелә.
Чыганак: «Кызыл таң»
Фото:
Moiklin.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим