Чишмэ
+17 °С
Дождь
Новости
26 Февраля 2021, 06:48

Чишмә суы каты...

Чишмә районында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасында эчә торган суның катылык буенча рөхсәт ителгән иң чикке концентрациясе ике тапкырга артык – агымдагы елның гыйнварында Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан үткәрелгән тикшерү шуны күрсәтә.Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең төбәк бүлеге хезмәткәрләре 40 торак пунктта, шул исәптән Уфада һәм Уфа районында (6 урында), Стәрлетамакта (2 урында) эчә торган су буенча 45 проба алган (барлыгы 864 тикшерү үткәрелгән). Анализ нәтиҗәләренә караганда, ун пробада (22,2%) яки ун тикшерүдә (1,2%) суның норматив таләпләргә туры килмәве ачыкланган. Тугыз тикшерүдә суда катылык буенча рөхсәт ителгән иң чикке концентрациянең артуы ачыкланган. Безнең район Уфа шәһәре, Шаран, Уфа, Благовар, Кырмыскалы районнары кебек катылык буенча рөхсәт ителгән иң чикке концентрациянең 2 тапкырга артуы теркәлгән торак пунктлар һәм муниципалитетлар исәбенә керә. Дәүләкән шәһәрендә һәм Мишкә районында хәл тагын да начаррак – анда рөхсәт ителгән иң чикке концентрация 2дән башлап 5 тапкырга кадәр артып китә.Тәтешле районында белгечләр шулай ук эчәргә яраклы суда рөхсәт ителгән иң чикке концентрациянең барий буенча ике тапкырга артуын ачыклаган.Асылда исә, чишмәлеләр өчен бу яңалык түгел – бездә су электән үк каты иде, суның тиешле нормадан катырак булуы даими теркәлеп килде. Әмма якын киләчәктә хәлләр уңай якка үзгәрергә тиеш – әлеге вакытта «Чиста су» гомумдәүләт проекты буенча Исаковка су алу җайланмасыннан Чишмә поселогына кадәр суүткәргечне үзгәртеп кору, эчә торган суны йомшарту станциясе кую буенча эшләр бара, ул агымдагы елның 20 декабренә кадәр тәмамланырга тиеш. Гәзитебезнең 2021 елның 2 февралендә чыккан 9–10нчы саннарында бу турыда тулырак укырга мөмкин.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин Фото https://pixabay.com/ сайтыннан алынды

Чишмә районында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасында эчә торган суның катылык буенча рөхсәт ителгән иң чикке концентрациясе ике тапкырга артык – агымдагы елның гыйнварында Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан үткәрелгән тикшерү шуны күрсәтә.
Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең төбәк бүлеге хезмәткәрләре 40 торак пунктта, шул исәптән Уфада һәм Уфа районында (6 урында), Стәрлетамакта (2 урында) эчә торган су буенча 45 проба алган (барлыгы 864 тикшерү үткәрелгән). Анализ нәтиҗәләренә караганда, ун пробада (22,2%) яки ун тикшерүдә (1,2%) суның норматив таләпләргә туры килмәве ачыкланган. Тугыз тикшерүдә суда катылык буенча рөхсәт ителгән иң чикке концентрациянең артуы ачыкланган. Безнең район Уфа шәһәре, Шаран, Уфа, Благовар, Кырмыскалы районнары кебек катылык буенча рөхсәт ителгән иң чикке концентрациянең 2 тапкырга артуы теркәлгән торак пунктлар һәм муниципалитетлар исәбенә керә. Дәүләкән шәһәрендә һәм Мишкә районында хәл тагын да начаррак – анда рөхсәт ителгән иң чикке концентрация 2дән башлап 5 тапкырга кадәр артып китә.
Тәтешле районында белгечләр шулай ук эчәргә яраклы суда рөхсәт ителгән иң чикке концентрациянең барий буенча ике тапкырга артуын ачыклаган.
Асылда исә, чишмәлеләр өчен бу яңалык түгел – бездә су электән үк каты иде, суның тиешле нормадан катырак булуы даими теркәлеп килде. Әмма якын киләчәктә хәлләр уңай якка үзгәрергә тиеш – әлеге вакытта «Чиста су» гомумдәүләт проекты буенча Исаковка су алу җайланмасыннан Чишмә поселогына кадәр суүткәргечне үзгәртеп кору, эчә торган суны йомшарту станциясе кую буенча эшләр бара, ул агымдагы елның 20 декабренә кадәр тәмамланырга тиеш. Гәзитебезнең 2021 елның 2 февралендә чыккан 9–10нчы саннарында бу турыда тулырак укырга мөмкин.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото https://pixabay.com/ сайтыннан алынды
Читайте нас