15 февральдә Башкортстан Республикасында Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасын (ППМИ) уңышлы гамәлгә ашыру тәҗрибәсен өйрәнү максатында Чишмә районында Кырым Республикасы делегациясе булып китте.
Башкортстан Республикасында Стратегик тикшеренүләр институтының гражданлык инициативаларын өйрәнү үзәге хезмәткәре, тәҗрибә алу буенча очрашулар кураторы Рафил Асылгужин сүзләренә караганда, делегациянең Чишмә районына килүе очраклы түгел, чөнки безнең республика ППМИ проектында берничә ел актив катнаша.
– 2016 елда Башкортстанда ППМИ гамәлгә ашырыла башлагач, республика территориясендә нәкъ Чишмә районы әлеге проект старт алган тәүге мәйданчык булды. Монда килеп Бөтендөнья банкы хезмәткәрләре белән укулар үткәрүебезне, халык белән җыелышларны ничек алып барырга өйрәтүебезне хәтерлим. Бүгенге көн Кырым Республикасыннан безнең эшебез белән танышу өчен шундый ук инициативалы бюджет проекты үзәге вәкилләре килүе белән истәлекле. Алар да быел үз республикаларында Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасын гамәлгә ашыра башларга телиләр. Биш елдан соң чишмәлеләр бу программа буенча уңай эш тәҗрибәсе белән уртаклаша алачаклар. Бүген без район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, финанс идарәлеге начальнигы, авыл биләмәләре башлыклары, ягъни ППМИны әзерләү һәм тормышка ашыру белән турыдан-туры шөгыльләнүче кешеләр белән аралаштык, – диде Рафил Рифгать улы.
Делегация барган беренче торак пункт Алкин-2 авылы булды. Кунакларга 2020 ел проекты тәкъдим ителде, аның барышында мәктәп стадионы яңартып корылды. Авылда хәзер мәктәп укучылары да, авыл халкы да спорт белән шөгыльләнә торган урын бар.
Чишмә сәнгать мәктәбендә директор Татьяна Хәбибуллина үзләренең эш тәҗрибәсе турында сөйләде – биредә әлеге программа буенча уку кабинетларында, санузелларда капиталь ремонт ясалган.
– Программада катнашуга күптән әзерләндек, коллектив, үзебездә тәрбияләнүчеләр белән әлеге башлангыч турында фикер алышуда актив катнаштык, ремонт кирәклеген дәлилләдек, тавыш бирдек. Художество бүлеге укучылары «Мин яраткан сәнгать мәктәбе» күргәзмәсе өчен рәсемнәр ясаганнар. Аларны ППМИга җәлеп итеп, без балаларыбызда гражданлык активлыгы тәрбиялибез. Бәйгедә җиңгәннән соң алар Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасын гамәлгә ашыруга үз өлешләрен кертүе турында горурланып әйтә алдылар. Безнең инициаторлар төркеме бик актив булды, әгәр төзүчеләрнең эше ошамаса, яңадан эшләүләрен сорадылар.
Делегация вәкилләренә барысы да кызыклы булды. Алар Караякуп авыл Советы биләмәсенә бардылар, биредә «Безнең авыл» проекты (ППМИ аналогы) буенча Бабик авылы халкы җыелышы үтте, аның барышында суүткәргечне ремонтлау өчен тавыш бирделәр.
Зарема Мандражи – икътисад фәннәре кандидаты, доцент, Кырым Республикасында Февзи Якубов исемендәге Кырым дәүләт инженер-педагогика университеты карамагындагы гражданнар башлангычларына ярдәм итү үзәгенең фәнни хезмәткәре. Ул безнең республика, Чишмә районы турындагы тәэссоратлары белән уртаклашты:
– Башкортстан Республикасы урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программаларын тормышка ашыру буенча лидер булып тора, шуңа күрә без биредәге уңай тәҗрибәне өйрәнергә килдек. Безнең өчен бу сынау проекты булу сәбәпле, без аны ничек оештырырга, кешеләрне борчыган проблемаларны ничек ачыкларга өйрәнәбез генә. Шунысы гаҗәп, кешеләр чынлыкта үз проблемалары турында сөйлиләр, ә хакимият органнары халыкка шулкадәр якын. Сезгә килгәнче шик бар иде, чөнки җәмгыяти тормыш эшчәнлеге һәм кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен кирәклеге күптән исбатланса да, халык: «Ни өчен мин үз акчамны бирергә тиеш?» дип әйтергә мөмкин бит. Безгә район һәм авыл биләмәләре җитәкчеләре бик ошады – яшьләр, алдынгы карашлылар. Мин биредәге халыкның ачыклыгына, кунакчыллыгына сокланып бетәлмим. Күп илләрдә булганым бар. Сездә халык, безнең Кырым татарлары әйтүенчә, кунакларны «ачык йөрәк» белән каршы ала. Бу бик күңелле!